TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31301 287
Медиа: Башкортстан Башспирт ширкәтен Росспиртпромга сатырга тели

Килешү бәясе 4–5 миллиард сум дип бәяләнә, дип хәбәр итә "Коммерсантъ" үз чыганакларына таянып.

Басма мәгълүматларына караганда, узган атнада "Росспиртпром" вәкилләре Башкортстан ширкәтенең җитештерү мәйданчыкларында булган. Газет әңгәмәдәшләре сүзләренчә, сүз бөтен бизнесны сатып алу ихтималы турында бара.

Шул ук вакытта хакимиятләр "Башспирт"ны сату мөмкинлеген рәсми рәвештә расламады.

"Росспиртпром" өчен бу 2025 елның ахырында "Татспиртпром"ны сатып алганнан соң чираттагы зур килешү булырга мөмкин. "Алкопро" гильдиясе президенты Андрей Московский "Башспирт"ны сатып алу "Росспиртпром"га үзенең чимал базасын ныгытырга һәм спиртлы эчемлекләр базарындагы өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

🔻Быел гыйнварда "Татспиртпром" да "Росспиртпром"га сатылды.

🔻"Росспиртпром" 2024 елда 8,3 миллиард сумга хосусыйлаштырылды. Ширкәтнең формаль бенефициары дип эшмәкәр Владимир Акаев атала, ул хиссләрнең 49% ия. Калган 51% урау юллар белән Аркадий Ротенберг белән бәйле фондка карый дип яза медиа.

🔻Әле җәй башында гына Башкортстан хакимиятенең "Башнефть" ширкәтендәге хиссәләренең бер өлешен сатуы билгеле булды.

Республика хакимиятен мондый адымга беренче чиратта бюджеттагы кыенлыклар һәм "Башнефть"нең финанс нәтиҗәләре начараю этәргән диелә.

🔻Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.

Тулырак 👉 монда укыгыз
Азатлык Радиосы Медиа: Башкортстан Башспирт ширкәтен Росспиртпромга сатарга тели Килешүнең бәясе 4–5 миллиард сум дип бәяләнә, дип хәбәр итә "Коммерсантъ" үз чыганакларына таянып.
  • ❤ 1
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  2. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  3. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  4. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  5. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  6. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →