TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31270 280
Көн язмасы: Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар

Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы. Оешманың башында торучыларның берсе чыгышы белән Башкортстанның Күмертау якларыннан булган, әлеге вакытта АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Рафис Кунаккулов бу җыенны башыннан ахырына кадәр оештыруда иң актив катнашучыларның берсе. Кунаккулов вакытында Башкорстанда башкорт яшьләрен оештырып йөрүчеләрнең берсе дә. Җыенны оештыру да аның идеясе. Башкорт җыенына бер ел әзерлек барды һәм бу эштә бөтен гаиләм катнашты, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Җыен узган җирдә мәйдан рәткә китерелгән, киртәләр куелган, эскәмияләр, туры һәм авышып торган баганалар куелган, бәдрәфләр урнаштырылган, хәтта мунча өлгертелгән. Махсус бу җыенга Кунаккуловлар гаиләсен башкорт тирмәсен ясаган. Аны башкортча бизәгән. Тирмә тирәли башкортларның җиде ыруының билгеләре, байраклары утыртылган, тирмә эче башкортлар турында белем алу үзәге кебек ясалаган. Эчендә Башкортстанның әлеге һәм иске хариталары урнашкан, ырулар турында мәгълүмат куелган. Һәр кеше үз ыруын табарга уңайлы булсын өчен эшләнде, ди оештыучылар.

Шулай ук биредә ике байрак та урнаштырылган, Зәки Вәлиди игълан иткән беренче республиканың байрагы да, әлеге Башкортстанның байрагы да булган. Шулай ук биредә башкорт шәхесләренең фотолары һәм алар турында мәгълүмат да урнаштырылган. Башкорт шәхесләре арасында әлеге вакытта Русия төрмәсендә утыручы, сәяси тоткын Айрат Дилмөхәммәтов та бар. Ул да искә алынган. Өч көн дәвам иткән җыен "Җиде ыру" дип аталган.

Җыен уздыру идеясы ничек барлыкка килгән, чарада нәрсәләр эшләгәннәр, бу хакта монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤ 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →