Башкортстанда тагын бер күперне авыл халкы үз акчасына төзекләндергән
Баймак районы Темәс авылына керү юлындагы ярымҗимерек күперне авыл ирләре үзләре ремонтлап куйган. Акчаны да бөтен авыл белән җыйганнар.
"Бүген безнең илдә күпер кайгысы юк икәнен аңлыйбыз", дигән төзекләндерүдә катнашучы бер ир UTV каналына.
Темәс авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Байрамголова сүзләренчә, күпер ремонтына бюджетта акча булмаган, проектны 2028 елга гына кертә алганнар.
Башкортстанда авыл халкының акча җыеп, юллар төзекләндерүнең бу беренче очрагы гына түгел. Быел шулай ук Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салды.
Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.
Post #25306
513
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән…

- ❤ 4
- 👍 1
- 🔥 1
- 😢 1
- 🤡 1