TGViewer
НАИЛ НӘБИУЛЛИН НАИЛ НӘБИУЛЛИН @tatarnail · 280 subscribers
Post #701 129
НАИЛ НӘБИУЛЛИН Photo
Татар халкының бөек юлбашчысы, язучы, сәясәтче һәм милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган isxaki.com сайты яңадан эшли!

Техник һәм матди сәбәпләр аркасында сайтыбыз берникадәр вакыт эшләми торды. Хәзер исә аның эшчәнлеген тулысынча торгыздык — Гаяз Исхакый мирасына багышланган портал яңадан милләткә хезмәт итә.

isxaki.com — Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты, сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында зур электрон тупланма. Биредә Гаяз әфәнденең 50гә якын әдәби әсәре, 600дән артык публицистик мәкаләсе, хатлары һәм истәлекләре, аудиокитаплар, видеоязмалар, замандашларының аның турында истәлекләре һәм фикерләре тупланган.

Шулай ук порталда Гаяз Исхакыйның иске татар имласында басылган китаплары, ул чыгарган һәм хезмәттәшлек иткән тарихи газета-журналларның саннары, сирәк документлар һәм башка кыйммәтле материаллар белән танышырга мөмкин.

Исхакый мирасын татар телендә генә түгел, башка халыкларга да җиткерү безнең өчен мөһим. Шуңа күрә сайтта аның әсәрләренең һәм аның турындагы материалларның рус һәм төрек телләрендәге тәрҗемәләре дә урын алган.

Гаяз Исхакый мирасы — безнең тарихыбыз гына түгел. Ул бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен дә татар милли фикере, азатлык һәм милләтебезгә хезмәт итү мәктәбе.

Рәхим итегез! Укыгыз, өйрәнегез, башкалар белән бүлешегез!

isxaki.com — Гаяз Исхакый мирасы милләткә хезмәт итүен дәвам итә.
  • ❤ 7
More from @tatarnail
  1. Aug 30, 202630 августа — с Днём Государственного Суверенитета Татарстана! Сегодня для нашего народа ос…
  2. Aug 30, 202630 август – Татарстан Дәүләт Суверенитеты көне котлы булсын! Быел Татарстан дәүләт суверен…
  3. Aug 30, 2026photo post
  4. Aug 24, 2026РАДИК НУРЕТДИННЫҢ ВАФАТЫНА 11 ЕЛ Бүген, 24 август — язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эш…
  5. Aug 24, 2026photo post
  6. Aug 14, 2026Друзья, всем привет! Хочу поделиться последними новостями о своём лечении и состоянии здор…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →