30 август – Татарстан Дәүләт Суверенитеты көне котлы булсын!
Быел Татарстан дәүләт суверенитеты игълан ителүгә 36 ел.
36 ел элек милләтебез үзенең сәяси ихтыярын бөтен дөньяга яңгыратты: без дәүләтле халык, без азатлыкка лаек милләт, без үз киләчәгебезне үзебез билгеләргә хакыбыз бар!
Бу тавышны туктатып та, тыеп та, куркытып та булмады. Ул бүген дә яңгырый һәм киләчәк буыннарга барып җитәчәк.
Азатлык – мәңгелек хакыбыз!
Азатлык – безнең кан тамырларыбызда!
Азатлык – миллионлаган Татар йөрәгендә яна!
Азатлык – һәр фикеребездә, һәр эшебездә, һәр сулышыбызда!
Безнең тарих – мең еллык дәүләтчелек тарихы, шанлы һәм бөек тарих.
Казан ханлыгын юк иттеләр, Шәһри Казанны җимерделәр, әмма татар рухын җимерә, юкка чыгара да алмадылар.
Без һәр җимерелүдән соң яңадан торып бастык. Ышанагыз, тагын басачакбыз!
Шулай булган!
Шулай булачак!
Шулай булырга тиеш!
Көрәшебез – җиңүгәчә.
Чөнки татар милләтен җиңү мөмкин түгел.
Бездә Сөембикәләрнең намусы, Батыршаларның көрәш дәрте, Исхакыйларның очлы сүзе, милли уяну рухы, Садри Максудиларның дәүләтчелек фикере яши.
Безнең тел, безнең дин, безнең җыр, безнең хәтер – милләтебезне саклаучы көч.
Без – көчле милләт.
Без беркайчан да бирешмәячәкбез!
Без бүген дә халкыбызның кимсетелгән, телебезнең кысрыкланган, милли хокукларыбызның чикләнгән хәле белән килешмибез.
Чөнки татар халкының урыны – бөек халыклар арасында, дәүләтле милләтләр рәтендә.
Дәүләтебез өчен көрәш туктамаячак!
Татарлар, дәүләтчелеге өчен көрәшне дәвам итәчәк.
Көрәш нуры сүнмәячәк.
30 август – безнең өчен үткән тарих кына түгел.
Бу көн – татар халкының үз язмышын үзе билгеләргә хаклы булуын искә төшерүче көн.
Бу көн – дәүләтчелек хәтере.
Бу көн – киләчәккә бирелгән вәгъдә.
Татарстанның Дәүләт суверенитеты декларациясе – безнең киләчәккә ачкыч.
Ул безгә көч бирә.
Ул безне берләштерә.
Ул безгә кем булуыбызны искә төшерә.
Безнең якты көннәр әле алда.
Өметебезне сүндермик.
Бу көнне онытмыйк.
Татарның киләчәге – яшьләрдә, яңа буында.
Без аларга бер генә васыять калдырабыз:
«Көрәшегез. Татар булып калыгыз. Дәүләтле булыгыз!»
Яшәсен бөек Татар халкы!
Яшәсен Татарстан!
НАИЛ НӘБИУЛЛИН
Post #710
216
НАИЛ НӘБИУЛЛИН Photo
- ❤ 12