РАДИК НУРЕТДИННЫҢ ВАФАТЫНА 11 ЕЛ
Бүген, 24 август — язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм Татар милли хәрәкәте әгъзасы Радик Нуретдинның вафатына 11 ел.
«Сау бул, җәй», — дип җырлап киттең дә, күңелләребезне сискәндереп, үлемсезлеккә юл тоттың, Радик абый…
Инде унбер ел. Кеше гомере өчен шактый озын вакыт. Ә милләтенә хезмәт итеп, һәр сулышын халкына багышлап яшәгән кешеләр алдында вакытның үз үлчәме бар кебек. Аларның сүзе яши. Эшләре дәвам итә. Елмаюы хәтердә кала. Алар калдырган эз еллар узган саен тагын да тирәнәя.
Радик Нуретдин — чын татар иде. Ул үзе бер мәктәп, үзе бер университет булды. Аның ихласлыгы, турылыгы, милләт өчен янып-көеп яшәве кешеләрне үзенә тарта, рухландыра иде. Язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе… Бу исемнәр артында иң мөһиме — милләт җанлы зур шәхес тора иде.
Радик абый һәр сүзендә, һәр гамәлендә татар булып калды. Татарны уятырга, үз асылын онытмаска, милләт язмышына битараф калмаска чакырды.
Аның «Татар, уян!» дигән чакыруы, басмалары, интернет-сәхифәләре, язмалары йөзләрчә, меңнәрчә кешенең күңеленә барып җитте. Ул кешеләргә өмет бирде, көч өстәде, ышаныч уятты. Күпләр өчен Радик абыйның елмаюы үзе бер терәк, үзе бер маяк иде. Милләт өчен яшәүнең мәгънәсен без аның мисалында күрдек.
Туган җирендә башланган хезмәт юлы аны Башкортстаннан Татарстанга, газеталардан радиога, соңрак интернет киңлекләренә алып килде. Кайда гына эшләсә дә, Радик абый татар халкының киләчәге белән яшәде. Милләтебезнең иртәгесе өчен борчылды, татарның уянуын, көчле һәм бердәм булуын теләде.
Бүген инде унбер ел.
Безнең хәтердә синең көчле сүзең, ихлас елмаюың, туры карашың яши, Радик абый. Сине сагынабыз. Бик нык сагынабыз.
Еллар үткән саен бер нәрсә тагын да ачыграк аңлашыла: синең урының — милләт хәтерендә, синең исемең — татар тарихында.
Радик Фәми улы Нуртдинов 1949 елның 7 июнендә Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында дөньяга килә.
«Кызыл таң», «Совет Башкортстаны», «Башкортстан пионеры», «Татарстан яшьләре» газеталарында һәм «Азатлык» радиосында хәбәрче булып эшли.
Соңгы елларда Радик Нуретдин халкыбызның милли үзаңын күтәрү максаты белән «Шура» журналын, «Татар, уян!», «Тургай» интернет-сәхифәләрен оештыра, алар аша укучыларга үзенең фикерләрен, язмаларын җиткерә.
Радик Нуретдин матур шигырьләр дә иҗат итә.
2015 елның 24 августында татар халкының тугры улы Радик Нуретдин вафат була.
Радик абый, урының җәннәттә булсын. Рухың шат булсын. Син калдырган сүз, син кабызган рух, син уяткан татар йөрәкләре яшәсен. Без сине һәрчак зур хөрмәт һәм олы сагыну белән искә алачакбыз.
Радик абый гафу ит, ешрак искә алмаганыбызга. Белсәң инде мондагы хәлләрне...
Post #708
220
НАИЛ НӘБИУЛЛИН Photo
- 🙏 7