TGViewer
Channel Public Channel
«АКБҮРЕ» аланы

«АКБҮРЕ» аланы

@seletakbure

«Акбүре» аланы — балаларның лидерлык потенциалын үстерүге юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы 🐺

▫️ 13 июль - 30 июль
▫️ «Фәнсар» базасы
▫️ 12 - 18 яшь

Сораулар буенча президентка мөрәҗәгать итә аласыз: @Kha13at
Subscribers
550
Photos
306
Videos
104
Links
103
Recent Posts 14 shown
Post #723 43

Forwarded from СӘЛӘТ

Сәләт клубы белән күптән кызыксынасың, клуб әгъзалары белән төрле чаралар оештырасың һәм уку-укыту семинарларында катнашасың киләме?


Димәк, вакыт килеп җитте. Сәләт клубы яңа сезонга активистлар туплый 🔥

Әгәр дә син:
🟣актив һәм креатив,
🟣Сәләт оешмасында үсәргә омтыласың,
🟣яңа дуслар табарга һәм уникаль мохитне тоярга телисең икән,

тизрәк гаризаңны тутыр. Сәләт клубының аерылгысыз бер өлеше бул! 🫶
  • ❤ 2
  • ❤‍🔥 1
  • 👏 1
  • 🤩 1
  • 🍓 1
Post #722 223
Бүген безнең бүреләр кабиләсендә үзенчәлекле һәм шатлыклы көн! 🐺🎉


Яраткан мохитебезгә күңел җылысын салучы кеше — «Акбүре» аланы өлкән әйдаманы, Сәләт-Клубының вице-президенты Рамис абый туган көнен билгеләп үтә! 🤍

Искиткеч зирәклегегең, ышанычың, эчкерсез ярдәмең һәм тирә-ягында тудырган үзенчәлекле атмосфера өчен зур рәхмәт. Сиңа нык сәламәтлек һәм куелган барлык максатларга җиңеллек белән ирешүне телибез! Яныңда һәрвакыт ышанычлы команда һәм тугры дуслар булсын 🚀✨

Туган көнең белән! Синең «Акбүре» кабиләсе 🐾❤️
  • 🍓 11
  • ❤ 9
  • 😘 6
  • ❤‍🔥 5
  • 🔥 1
  • 🥰 1
  • 🎉 1
Post #721 311
Бүреләр үз хисләрен яшерә белмиләр. Аерылышканда алар бик сагыналар, ә очрашканда чын шатланалар — җылы кочаклашулар һәм хисләр белән! 💕

«Акбүре» безне нәкъ шуңа өйрәтә дә — аерылышканда бер-береңне сакларга һәм бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белергә.
Бу җылылыкны йөрәкләрдә саклагыз һәм исегездә тотыгыз: кабилә һәрвакыт сезнең белән!


#кызыклыфакт 🐾
  • ❤ 10
  • ❤‍🔥 2
  • 🥰 2
  • 💘 2
  • 🔥 1
  • 👏 1
  • 🙏 1
  • 🍓 1
Post #720 393

This post (sticker, poll or similar) has no web preview. Open in Telegram

  • ❤ 14
  • 🍓 6
  • 💋 4
  • ❤‍🔥 3
  • 🤗 3
  • 💘 1
Post #712 340
Безнең тарихыбызның яңгырау вакыты җитте! 🎶✨

Без сезгә үзебезнең иң яраткан джинглларыбызны тәкъдим итәргә әзер. Тавышны кабызыгыз, елмаегыз һәм бу җылы мизгелләрне йөрәгегездә саклагыз! 💗🎧
  • ❤ 8
  • 🍓 1
  • 💋 1
  • 💘 1
Post #711 393
Күзләр — күңел көзгесе, диләр. Ләкин безнең сәлкешләрнең күзләрендә тагын да тирәнрәк нәрсә чагыла… Аларда «Акбүре»нең сихри дөньясы яши 💫

Бу эчкерсез, янып торган карашларга карагызчы. Аларда — безнең сменаның бөтен тарихы. Аларның күзләрендәге һәр очкын якты мастер-класслар, спорт җиңүләре һәм алар белән мәңгегә калачак шул чын дуслык истәлекләрен саклый.

Смена тәмамланды, ә аларның карашларындагы бу яктылык беркачан да сүнмәс. Чөнки без — Акбүре! 🐺🐾🤍
  • ❤ 12
  • 😍 7
  • ❤‍🔥 4
  • 💘 3
  • 🍓 2
  • 🔥 1
  • 💋 1
Post #710 399
Сәлам, кабилә! 🐺✨

Без «Акбүре»нең музыкаль тарихына чумуны һәм сезне күңелебезнең бер өлешенә әйләнгән джингллар белән таныштыруны дәвам итәбез 🤍

2026 елның Төп җырыбыз белән танышырга вакыт! Тавышны куегыз катырак, чөнки бу көйдә безнең иң яхшы истәлекләребез, якты елмаюларыбыз һәм иң җылы кочаклашуларыбыз яшерелгән! 😍🎧

Тыңлыйбыз һәм бу мизгелләрне яңадан кичерәбез! 👇

#акбүретыңлый 🐾
  • ❤ 9
  • 💘 7
  • 😍 4
  • ❤‍🔥 3
  • 🥰 1
  • 🏆 1
Post #709 343
Безнең сезгә яңалыгыбыз бар! 🏆🐺

«Бүреләр чабышы 2026» бәйгесенең җиңүчесенә карагыз! Ул искиткеч сынаулар аша үтте, адымлап берничә иң катлаулы турны җиңде һәм финалга чыкты, анда абсолют тизлек, җитезлек һәм җиңүгә зур омтылыш күрсәтте!

Кайтмас ихтыяр көче һәм лаеклы чемпион титулы. Без синең белән горурланабыз! Безнең сөрү юлбашчысына кайнар алкышлар! 🔥👏
  • 🍓 11
  • ❤ 8
  • 💋 6
  • 🔥 2
  • 🥰 1
  • 😍 1
  • 🏆 1
Post #707 206

Forwarded from СӘЛӘТ

Фирдүс Тямаевтан Сәләтчеләр өчен шәп бүләк! 🤩

Сәләт Биләр Форумда танылган җырчы бүләк ясарга вәгъдә иткән иде, һәм ул үз сүзендә торды: Фирдүс Тямаев Сәләтчеләргә Татнефть аренада узачак зур тамашасына билетлар бүләк итә! 📣

Әлеге акция бары тик сәлкешләр, әйдаманнар һәм башҗитәкләр өчен. Билетларны шушы сылтама аша алып куй (форманы бүген 22:00 гә кадәр генә тутыру мөмкин) һәм дусларыңны да шушы чарага чакыр 🙌

Бу кабатланмас хисләрне янәдән бергәләшеп кичерик 😉
  • ❤ 4
  • 🔥 1
Post #706 374
Яратып, «Акбүре» аланы💗
  • 🍓 14
  • ❤ 11
  • ❤‍🔥 7
  • 💘 1
Post #705 250

Forwarded from СӘЛӘТ

«Санак» аланында ял итәргә телисеңме? Гаризаңны җибәрергә ашык, дустым: санаулы урыннар калды! 🔔

💙4 - 21 август
💙«Сәләт - Батыр» базасы

Заманча технологияләр мохите + җанлы кичке чаралар + яңа дуслар + яраткан әйдаманнар = идеаль җәйге ял! Көтәбез сине 😉
  • 🔥 1
Post #703 351
Йөрәкне сыкрата торган мизгел килеп җитте… Бүген безнең сменаның иң соңгы кичке чарасы узды 🐺

Без сәхнәгә соңгы тапкыр чыктык: бер-беребезгә иң шәп номерларыбызны һәм хисләребезне бүләк иттек. Аннары иң җылы хушлашу сүзләре, күз яшьләре һәм таратасы килмәгән кочаклашулар булды.

Бу көннәрдә без бер зур, яраткан гаиләгә әйләндек. Без «хуш» димибез, «яңа очрашуларга кадәр» дибез!

Безнең сәлкешләр, сез мәңге йөрәктә 💗🫂
  • ❤ 9
  • 🍓 4
  • 🔥 3
Post #702 250

Forwarded from СӘЛӘТ

Сәләтле активистларны бүләкләү, киләсе елны янәдән шушы урынга кайтырга вәгъдә бирү мизгелләре — «Алмаз», «Акбүре» һәм «Мирас» аланнарында бүген рәсми ябылу тантанасы узды 🥹

❤️‍🔥— рәхмәт, Сәләт!
  • ❤ 2
Older posts →

About this channel

How can I read @seletakbure without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for «АКБҮРЕ» аланы: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does «АКБҮРЕ» аланы have?
«АКБҮРЕ» аланы (@seletakbure) has 550 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does «АКБҮРЕ» аланы know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →