TGViewer
Channel Public Channel
«Санак» аланы

«Санак» аланы

@selet_sanak

«Санак» - мәгълүмати технологияләрне һәм программалаштыруны тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы.

📅 4.08 - 21.08.2026
👨‍👩‍👧‍👦 5-11 сыйныф укучылары
🏘 «Сәләт–Батыр» (Чувашия)

Директор: @yodelya
Өлкән әйдаман: @shopopal73
Subscribers
477
Photos
831
Videos
159
Links
150
Recent Posts 12 shown
Post #1721 60

Forwarded from СӘЛӘТ

Сәләт клубы белән күптән кызыксынасың, клуб әгъзалары белән төрле чаралар оештырасың һәм уку-укыту семинарларында катнашасың киләме?


Димәк, вакыт килеп җитте. Сәләт клубы яңа сезонга активистлар туплый 🔥

Әгәр дә син:
🟣актив һәм креатив,
🟣Сәләт оешмасында үсәргә омтыласың,
🟣яңа дуслар табарга һәм уникаль мохитне тоярга телисең икән,

тизрәк гаризаңны тутыр. Сәләт клубының аерылгысыз бер өлеше бул! 🫶
  • 🔥 1
Post #1720 96

Forwarded from «Санак лаб» уку-укыту лабораториясе

🌟 Көтеп алынган очрашу - инде бик якын!


Көзнең салкын көннәрендә күңелне җылытачак бер хәбәр бар 🌟

«Санак Лаб»ның көзге сменасы инде бик якын! Биредә безне яңа маҗаралар, кызыклы очрашулар, айти дәресләр һәм, әлбәттә, бергә үткәрелгән онытылмас көннәр көтә 🪕

Ә сез дә безнең белән бу тарихның бер өлеше булырга әзерме? 👀

Алайса, яңалыкларны күзәтеп барыгыз - тиздән гаризалар бирү кампаниясе ачылачак! 💿

Көзге «Санак Лаб»та күрешербез! 🤖
  • ❤ 8
  • 🔥 4
  • ❤‍🔥 3
Post #1719 192
📢 Игътибар, «Татар.Бу Хакатоны» катнашучылары!

📅 Сезнең өчен бик яхшы яңалык:
гаризалар кабул итүне 9 сентябрьгә, 23:59 кадәр озайтабыз!

Димәк, синең үзеңне танытырга һәм 600 000 сум, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка үтәргә һәм Kazan Digital Week 2026-да үз проектыңны тәкъдим итәргә мөмкинлек өчен көрәшергә тагын берничә көн бар.

Синең гаризаңны көтәбез! Теркәлү сылтамасы:
https://kazandigitallegends.com/tatar_bu_2026
  • 🔥 2
Post #1718 174
🔖Оештыручылар һәм партнерлар турында тулырак белергә телисеңме? Алайса тизрәк безнең постны укы!

«Татар.Бу Хакатон» — Kazan Digital Legends хакатоннар марафоны чарасы. Катнаш һәм DemoDay'да Kazan Digital Week 2026-тә катнашу өчен мөмкинлек ал.

💻 «Татар. Бу Хакатон» оештыручылары:
🔵Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе;
🔵Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты;
🔵«Сәләт» яшьләр үзәге;
🔵Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды;
🔵«Санак лаб» уку-укыту лабораториясе;

📍«Татар.Бу Хакатон»ярдәмче партнерлары:
🔸Татарстан Республикасы Хөкүмәте;
🔸Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
🔸Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
🔸«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе
🔸Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе
🔸Kazan Digital Week халыкара форумы.
  • ❤ 3
  • 🔥 3
  • 🎉 2
Post #1717 145
Без сезгә «Татар.Бу Хакатон» 2026 уздырылачак урынны игълан итәргә әзер!

📍 «Уникаль Осталык Үзәге»
(Казан, Мәскәү урамы, 2)

🔖 Хакатон көннәрендә безне түбәндәге программа көтә:
1 нче көн: теркәлү, ачылу тантанасы, остаханәләр (мастер-класслар), проектлар өстендә эш башлау,
чекпоинт №1
2 нче көн: проектлар өстендә эш, экспертлар белән киңәшмә,
чекпоинт №2
3 нче көн: предзащита, финалистларны сайлап алу, эшләрне йомгаклап тапшыру, финал, бүләкләү, ябылу тантанасы

Катнашу өчен гаризаны
югарыдагы сылтама буенча тапшырырга мөмкин ⬆️
  • 🔥 6
  • ❤ 2
Post #1716 154
📢 «Taтар.Бу Хакатонда»
кем катнаша ала икәнен беләсең киләме?

Бу постта без синең өчен барлык кирәкле мәгълүматны әзерләдек!

ХАКАТОНДА КАТНАШУЧЫЛАР ИКЕ ЛИГАГА БҮЛЕНӘ 😊

➡️ Кече лига:
🔵7–11 сыйныф укучылары;
🔵көллиятләрнең 1–2 курс студентлары.

*Командада 18 яшь тулмаган катнашучылар булса, аларга балигъ булган остаз беркетелергә тиеш. Бер остаз берничә команданы озата бара ала.

✅ Олы лига:
🔵югары уку йортларының бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары;
🔵көллиятләрнең 3–5 курс студентлары.

✔️ Катнашуга чакырыла:
🔹ПО эшләүчеләр;
🔹Data Science белгечләре;
🔹дизайнерлар;
🔹маркетологлар;
🔹менеджерлар;
🔹аналитиклар;
🔹тәрҗемәчеләр һәм лингвистлар.

Команда составы:
✅2 дән 5 кешегә кадәр.

Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.
  • ❤ 3
  • 🔥 1
Post #1715 164
Р.Г. Бохараев исемендәге
«Татар Бу.Хакатон» инде җиденче ел үткәрелә һәм үз мәйданчыгында талантлы һәм креатив катнашучыларны җыя.

💡 Проект ярдәмендә дистәләгән проектлар һәм җиңүчеләрнең уңышлы кейслары гамәлгә ашырылган. Алар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка үтеп, үз концепцияләрен эшли торган продуктларга әйләндерәләр.

🔖Хакатон Раис Гатич Бохараев исемен йөртә — ул информатикага, исәпләү техникасына, ихтималлы автоматлар теориясенә, кибернетикага, ясалма интеллектка, шулай ук татар телен цифрлы мохиттә яклау системаларын эшләүгә зур өлеш керткән галим.

✉️ Хәзерге вакытта катнашучылар алдында яңа идеяләрне тормышка ашыру һәм уникаль продукт булдыру мөмкинлеге ачык.

Тизрәк гариза биреп фәнгә өлеш керту мөмкинлеген тотып кал!!
  • ❤ 5
  • 🔥 3
  • 💘 2
Post #1713 217
✏️ Без профессор Р.Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон»га гаризалар кабул итү башлануын игълан итәбез!

Укучылар һәм студентлар! Сезне татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен инновацион IT-продуктлар булдырырга чакырабыз.

🔖 Катнашучылар:
– 7-11 сыйныф укучылары
– Колледж студентлары
– Югары уку йортларының 1-5 курс студентлары

Катнашу өчен төп 3 сәбәп:
Фикерләрне прототипка әверелдерү мөмкинлеге:
🔵Идеяне тормышка ашыру мөмкинлеге
🔵Ябык инструментлар белән эшләү мөмкинлеге
🔵Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка үтү мөмкинлеге;

🤩 ПРИЗ ФОНДЫ:
600.000 сум. Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week – 2026 кысаларында Стартаплар аллеясында тәкъдим итә алачак.

🗓 Үткәрү вакыты:
Төп даталар:
– 7 сентябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү;
– 11 сентябрь – катнашучыларны сайлап алу;
– 18–20 сентябрь – хакатон
– 29–31 октябрь – җиңүчеләрнең Kazan Digital Weekта катнашуы.

Барлык тулы мәгълүматка һәм теркәлүгә сылтама:
Сылтама

💻 Нәкъ синең гаризаңны көтәбез! Уңышлар!
  • ❤ 8
  • 🔥 3
Post #1712 243
  • ❤ 15
  • ❤‍🔥 8
  • 🥰 8
Post #1710 232
Балачакның иң рәхәт чагына багышлыйбыз🩵

Сәлкешем, син - бәхет үзәге. Күзләреңдә, елмаюларыңда, фикерләреңдә иң якты хисләр сакланган.

Йөрәгеңдәге ут турында бердә онытма, чөнки ул сиңа дөрес юлны күрсәтә ✨


Рәхмәт, балам! Киләсе күрешүләргә кадәр.
  • ❤ 10
  • 🥰 5
  • ❤‍🔥 3
Post #1701 259

Forwarded from СӘЛӘТ

«Сәләтле җәй - 2026» сезоны актив рәвештә үз эшчәнлеген алып бара. Аланнар йөзләгән сәләтле балаларга күңелле һәм файдалы яллар бүләк итте 🌄

«Галәм», «Кама», «Шәхес», «Санак» аланнарын да шушы исемнәр рәтенә горур кертә алабыз. Сәләтле җәй тиздән ахырына якынлашачак, каникулларыңны күңелле итеп уздырырга өлгереп кал, Сәләт белән бергә бул! 💜

#СәләтлеҖәй #Кама #Шәхес #Галәм #Санак
  • ❤ 5
  • 💘 1
Older posts →

About this channel

How can I read @selet_sanak without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for «Санак» аланы: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does «Санак» аланы have?
«Санак» аланы (@selet_sanak) has 477 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does «Санак» аланы know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →