Post #558
38 Oct 3, 2026, 08:33 UTC Кырмысканың аякларын үрмәкүч алган икән! Ә үрмәкүчнекен нәрсә алды икән? (аның 4 пар) Аяк саны проблема инде әкиятләрдә (яки, әйткәнемчә, әкият булгач, ярыйдыр), ә бәлки Алиш бабайга, "Койрыклар"га ияреп, "Аяклар" әкиятен дә язып калдырырга кирәк булгандыр? Өлгер күбаяклылар (многоножки) аяклар алырга иң беренче килерләр иде, әз генә калышып - кыслалар һәм үрмәкүчләр, алардан соң - бөҗәкләр, аннан - эт һәм песи ишеләр килеп җитәр, аларга ияреп диярлек кошлар очып төшәр иде. Ә еланнарга аяклар бөтенләй калмас, алар шуыша-шуыша елап кайтып китерләр, шуңа араларыннан кайберләре калган гомерләрен бөтен дөньяга ачу саклап, зәһәр агуларын чәчеп йөрерләр иде. Эх...Хәлләр шундыйрак, маэмай
Post #557
36 Oct 3, 2026, 07:39 UTC Әкияттә кунакта: дүрт аяклы кырмыскалар зәһәр телле, агулы кара елан тузбашны җәзалыйлар, имеш 🥲 Кайчан да булса текст белән рәсемнәр тәңгәлләшер инде ул, но әкият булгач - ярый, күрәсең.
Post #553
67 Sep 26, 2026, 22:31 UTC Post #552
46 Sep 26, 2026, 21:13 UTC Калган эшкә... гөмбә үсә Тирес гөмбәсе турында сөйлим, күрсәтәм дия-дия гөмбәләремне башка гөмбәләр басып алган. Алар да матур 💔
Post #547
77 Sep 23, 2026, 19:51 UTC Балалар өчен тагын бер набор чыгардык. Һәм ул инде таралып бетте дә диярлек (ике набор калды).
Post #542
96 Sep 22, 2026, 08:41 UTC Тирес гөмбәсе Coprinus sp. Навозник
Post #541
122 Sep 17, 2026, 19:33 UTC Сөембикә манарасының биеклеге (58 м) иң биек секвойяларның (~115 м) яртысы икән, яки секвойя агачлары Сөембикә манарасыннан ике тапкыр биегрәк PS ботаника дәресләре дәвам итә
Post #539
110 Sep 17, 2026, 16:02 UTC Чаллыда яшь ярымлык бала вафат. Чыганакларда "әнисе кулыннан", диелә. Халыкның зур өлеше ана кешегә ябырылды. Бу гамәлне акламыйм, әмма послеродовая депрессияне инкяр итүчеләргә ачуым чыга. "Безнең вакытта бернинди дә депрессия юк иде. Ана кеше түзәргә, бирешмәскә, сабыр булырга тиеш. Сугыш вакытында да түзгәннәр, хәзер түзә алмыйлар" - нәфрәт итәм аналарга юнәлтелгән шул "тиеш"не.
Post #538
107 Sep 14, 2026, 19:20 UTC Post #537
128 Sep 14, 2026, 09:32 UTC Мин сине сагынмый башладым Һәм язмыйм хыялый шигырьләр... Миңа тар иң иркен урамың. Һәм гел ят синдәге шигарьләр. Мин сине уйламый башладым, Оныттым өченче маршрутны... Казанда унсигез дә унбиш. Һәм кабат кабыздылар утны. Мин сиңа ашкынмый башладым. Һәм сибәм хушбуйның башкасын... Синдә көз. Башка көз. Синдә без. Башка без. Инде башкалар ашкынсын. | 09.26 |