Кура җиләкле, кабак орлыклы, күп аксымлы тәмле нәрсә 🍨Кура җиләге җыеп кергәч, кабак орлыкларына күзем төште дә... Фисташка бн кура җиләген гел янәшә куялар бит әле, әйдә кабак орлыгы белән куеп карыйм, дидем.
- кураны үзен генә блендерладым.
Аннан соң менә боларны издем:
- бал
- каймак
- рикотта
- эремчек
- кабак орлыгы
- матча оны
Бу яшел массаны урталай бүлдем. Савытка болай салдым:
1. яшел масса
2. изелгән кура җиләге
3. яшел масса каплый
4. бизәк кура җиләкләре
Хә ашап карыйм да тәмен язам😁
upd
Тәмле! Матча решает. Тоз да өстәргә була икән. Җиләкне жәлләмәскә кирәк, уртада чокыр ясап шунда күбрәк салырга була. Анда изелмәгән җиләк тә өстәгез. Мин шулай иттем — кайф. Рикотта урынына крем-чиз ярыйдыр, ул очракта тоз кирәкмәс.
Киңәш итәм, кыскасы.
Бу десертның приколы — файдасында. Кабак орлыклары — сәламәт цикл өчен бик файдалы + аларда магний бар. Рикотта — җиңел үзләштерелә торган аксым чыганагы. Бал, кура җиләге файдасы турында язып тормыйм инде.