Мин сине сагынмый башладым
Һәм язмыйм хыялый шигырьләр...
Миңа тар
иң иркен урамың.
Һәм гел ят
синдәге шигарьләр.
Мин сине уйламый башладым,
Оныттым өченче маршрутны...
Казанда
унсигез дә унбиш.
Һәм кабат
кабыздылар
утны.
Мин сиңа ашкынмый башладым.
Һәм сибәм хушбуйның башкасын...
Синдә көз. Башка көз.
Синдә без. Башка без.
Инде
башкалар ашкынсын.
| 09.26 |
Post #537
128

- ❤ 15
- 👍 3