TGViewer
Мечеть АЛТАН Мечеть АЛТАН @mukhtasib · 8.97K subscribers
Post #4654 2.66K
🥞*Җомга коймагы*

ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.

1️⃣0️⃣9️⃣дәрес: үзеңә теләгәнне күршеңә телә.

Пәйгамбәребез ﷺ: *“Кем уттан котылып, җәннәткә керергә теләсә, Раббысы хозурына Аллаһыга һәм ахирәткә иман китереп кайтсын; үзенә карата кешеләрнең ничек булуларын теләсә, үзе дә аларга шундый булсын”,*- дигән (Мөслим риваяте).

Әлеге хәдис безне башкалар белән дөрес мөгамәлә кылырга өйрәтә. Беркем дә үзенә карата яман мөгамәлә кылуларын теләми. Шулай булгач, үзең дә башкаларга яман мөгамәләдә булма. Мөэмин булуның нигезе шушы кагыйдәгә кайта: *"Җанымның Хуҗасы белән ант итеп әйтәм: "Үзенә теләгәнне күршесенә(яки кардәшенә)" теләмичә, кеше мөэмин була алмас"*(Мөслим риваяте).

🤲 Йә, Раббым, үзебезгә теләгән яхшылыкны, күршеләребезгә дә теләргә тәүфыйк бир.
  • ❤ 10
More from @mukhtasib
  1. Oct 7, 2026Сегодня после иша (ясту) намаза. Не пропустите!
  2. Oct 6, 2026"Кечене кече, зурны зур ит!" җомга хөтбәсе 02.10.2026 ВИДЕО https://youtu.be/aJ2QT2Colcs (…
  3. Oct 6, 2026"Кечене кече, зурны зур ит!" җомга хөтбәсе 02.10.2026 Йосыф хәзрәт Дәүләтшин #хутба #татар…
  4. Oct 2, 2026🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣1️⃣дәрес: күршегә зарар китерү - иң зур гөнаһлард…
  5. Sep 25, 2026🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣0️⃣дәрес: күрше хакы - иманның билгесе. Пәйгамбәр…
  6. Sep 23, 2026Сегодня после иша (ясту) намаза. Не пропустите!
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →