🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣1️⃣0️⃣дәрес: күрше хакы - иманның билгесе.
Пәйгамбәребез ﷺ: *“Вәллаһи, иманлы булмас. Вәллаһи, иманлы булмас. Вәллаһи, иманлы булмас”,*- дигән. Кешеләр: "Кем, Аллаһының илчесе?"- дип сораганнар. Ул: *"Кем күршесен үз явызлыгыннан имин кылмый",* - дигән (Бохари риваяте).
Күршегә явызлык кылу зур гөнаһлардан санала. Күршесенә явызлык кылучының иманы тулы булмас һәм ул Кыямәттә моның газабын күрәчәк.
🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезгә зарар кылып, үзебезне зур газапларга дучар итүдән имин кыл.
Post #4656
2.38K
- ❤ 11
- 👍 2
- ✍ 1