🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣1️⃣1️⃣дәрес: күршегә зарар китерү - иң зур гөнаһлардан.
Бер кеше: "Аллаһының илчесе, Аллаһ каршында иң зур гөнаһ кайсысы?" – дип сораган. Ул: "Сине бар иткән Аллаһыга кемне дә булса тиңдәш кылу", – дип җавап биргән. Ул: "Ә аннан соң?" – дип дәвам иткән. Ул: "Балаңны синең ризыгыңны ашавыннан куркып үтерү", – дип җавап биргән. Ул: "Ә аннан соң?"- дип сораган. Пәйгәмбәр: "Күршеңнең хатыны белән зина кылу", – дигән. Соңыннан әлеге сүзләрне раслап, Аллаһының аятен укыган: *"(Рәхимленең коллары) Аллаһыдан башка иляһларга дога белән ялвармыйлар, Аллаһы тыйган кешене хаксызга үтермиләр, зина кылмыйлар. Кем бу эшләрне кылса, тиешле җәзасын алыр"* (әл-Фуркан, 68). (Бохари риваяте).
Динебездә зина кылу иң куркыныч гөнаһлардан санала. Ләкин, әлеге хәдис күрше хатынының намусына тиюнең тагын да зуррак гөнаһ булуын әйтә.
🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезгә зарар кылып, үзебезне зур газапларга дучар итүдән имин кыл.
Post #4658
1.71K
- ❤ 9