🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣0️⃣8️⃣дәрес: күршеңә карата игелек кыл, яман эш кылудан сак бул.
Пәйгамбәребез ﷺ: *“Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә явызлык кылмасын. Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китерсә, сүз сөйләсә хәерлесен сөйләсен яки дәшмәсен”,*- дигән (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребезнең ﷺ: *“Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә изгелек кылсын",*- дигән сүзләре килә (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Әлбәттә, Аллаһыга һәм Ахирәткә иман китерү, кешене изгелекләр кыларга һәм явызлыклардан сакланырга этәрә.
Күршеләр хакында искә алынган хәдисләрдә ике нәрсә искә алына:
1. Күршегә мөмкин кадәр хөрмәт күрсәтү һәм игелек кылу тиешле.
2. Күршегә карата һәр төрле яман эшләрдән тыелырга кирәк. Тел белән булсынмы, ниндидер гамәл беләнме, күршегә зарар китерү зур гөнаһ санала.
🤲 Йә, Раббым, күршеләребезгә карата игелекле булырга насыйп әйлә. Аларга яман эшләр, авыр сүзләр белән зарар китерүдән сакла.
Post #4649
2.85K
- ❤ 10
- 👍 2
- 💯 1