«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде!
1 август көнне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Чара Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды.
Презентация барышында катнашучылар һәркайсы татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектларын тәкъдим иттеләр, аларның әһәмиятен дәлилләделәр.
Барлык финалистлар да җиңүчеләр рәтенә керергә лаеклы булсалар да, бәйгенең гомуми приз фонды – ике милион сум нәтиҗәдә 6 идея авторы арасында бүленде.
Җиңүчеләр үз проектларын 2024 нче ел ахырына кадәр тормышка ашырырга тиеш була, һәм инде киләсе ел башында әзер проектлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.
📲Тулырак һәм җиңүчеләр белән биредә таныша аласыз.
Post #2564
267










- 👍 3
- ❤ 1