Бүген Казан Башкарма комитеты бинасында «Гәүһәр» проектының 6нчы сезонына старт бирелде. Мәктәп директорлары, бакча мөдирләре һәм иҗатчылар катнашында узган җыелышны Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.
«Быел «Гәүһәр» фестивале үзенең 5 еллыгын билгели. Безнең барыбыз өчен дә әлеге проект бик кадерле, ул исем өчен эшләнгән нәрсә түгел. Фестиваль үткәрүгә караганда, безнең өчен, эш барышы мөһим. «Гәүһәр»дә бию, җыр, сүз сәнгате, уен коралларында уйнарга өйрәтү дәресләренең татар телендә узуы төп шарт булып тора. Һәрберебездән проект зур җаваплылык сорый. 4 айга сузылачак зур эшне җиңнәрне сызганып башласак иде!», – диде.
Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләр комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Тулырак.






