Башкалабыз Казанда татар музыкасы тарихына багышланган «Калеб. Ликбез» лекцияләр циклын башлап җибәрәбез.
Лекцияләр циклы татар музыкасы тарихының төрле чорларына һәм күренешләренә багышланачак. Барлыгы 10 лекция узачак. Аларны музыкантлар укыячак.
Беренче лекция — «Борынгы чор моңы» — 6 октябрьдә 19:15 сәгатьтә узачак. Анда борынгы татар уен кораллары, җыр традицияләре һәм музыкаль жанрларның барлыкка килүе турында сөйләнәчәк.
Лекцияне Казан филармониясе солисты, Фёдор Шаляпин исемендәге конкурс стипендиаты Айгиз Хәйдәршин укый. Аңа музыкант Владислав Лебедев ярдәм итәчәк.
Керү бушлай, ләкин алдан теркәлү кирәк.
Сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/6ab2bc3ff47e73efa59bda77/
🗓️Кайчан: 6 октябрь, 19:15
📍Кайда: Яңа Камал театрының камера залы
Post #3999
42
