TGViewer
Channel Public Channel
Безнең мирас

Безнең мирас

@beznenmiras

Тарихи, мәдәни, дини сорауларга җавап эзлибез
Subscribers
571
Photos
2.3K
Videos
360
Links
1.2K
Recent Posts 15 shown
Post #3026 139
Хәйретдин МӨҖӘЙнең тууына – 125 ел

Шагыйрь, прозаик, сугыш каһарманы Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туган. 1932 елда Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы басылып чыга.

https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/xairetdin-moainen-tuuyna-125-el

📲 Безнең МАХ
  • 👍 4
  • 👏 2
Post #3025 117
Ашыгыгыз!
  • 👍 3
Post #3024 110
Саксин каласы

Саксин – Идел буенда урнашкан урта гасыр сәүдә шәһәре. Әлеге кала XII-XIV гасырларда гарәп географлары тарафыннан һәм Галишир Нәваинең «Saddi Iskandari» поэмасында телгә алына. Ул элекке Итил шәһәре урынында урнашкан дип фаразлана. Саксинны беренче булып XII гасырда Идел буена килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати тасвирлап калдырган. Соңгы искә алуларның берсе XIV гасыр башына карый һәм Әл-Гомәригә нисбәт ителә. С.А.Плетнева фикеренчә, борынгы Саксин каласы хәзерге Волгоград һәм Актүбә шәһәрләре арасында урнашкан. Самосделка исемле авыл янында шәһәр калдыклары табылганнан соң, Саксин шунда булган дигән фикер барлыкка килә. Андагы казу эшләре 1990 нчы еллардан бирле алып барыла.

https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/saksin-kalasy

📲 Безнең МАХ
  • 👍 6
Post #3023 91
Алма җыяр вакыт

Һөнәре белән – табиб, күңеле белән шагыйрь Флорит Хәмитов шигырьләрен укыганда, чын каләм иясенең үзгә матур дөньясы белән очрашасың. Ул ике юнәлешне дә тигез һәм бер дәрәҗәдә яхшы итеп алып бара күрәсең. Кеше күңелен медицина кушканча да дәвалый, сүз белән дә сихәтләндерә. Соңгы еллар татар шигъриятендәге табиб-шагыйрьләр Нәкыйп Каштан белән Ринат Мәннан шикелле.

https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/alma-yiar-vakyt

📲 Безнең МАХ
  • 👍 5
Post #3021 75
Заман һәм шәхес: Рифкать Вахитов

Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов 1998-2019 елларда иҗат ителгән «Тарих һәм шәхес» картиналар шәлкеме белән җөмһүриятебезнең рәсем сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. XX йөздә дөньяга килеп, XXI гасырны күрү бәхетенә ия, ил таркалып, мөстәкыйль республикалар оешу шатлыгын кичергән 88 яшьлек бу рәссамның үзенең гомерен дә «Тарих һәм шәхес» темасы кысаларында карау гаять кызык.

https://beznenmiras.ru/news/sengati-miras/zaman-ham-saxes-rifkat-vaxitov

📲 Безнең МАХ
  • 🔥 5
Post #3020 74
Телсез спектакль «ГАШЫЙК КӘРИБ»

Тамашаның жанры ук гадәти түгел. Ул сүзсез хикәя дип билгеләнгән һәм, чыннан да, спектакль дәвамында ике дүртьюллыкны исәпләмәгәндә, бүтән бер сүз дә яңгырамый. Артистлар вакыйгаларны бию аша, тән телендә – мимика, ишарәләр аркылы бәян итә.

https://beznenmiras.ru/news/madaniiat/telsez-spektakl-gasyik-karib

📲 Безнең Telegram
  • 👍 5
  • ❤ 1
Post #3019 84
Ике мөнбәрле мәчетнең ике гасырлык тарихы

Тарихка «Беренче татар мәчете» булып кереп калган Тарихи мәчет 1823 елда Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов җирендә нигезләнгән. Әлбәттә, ул бернинди дә «беренче» булмаган. Мәскәү аръягы бистәсендә татарлар Мәскәү кенәзлеге чорыннан ук тупланып яшәгән, Аллаһ йортын төзергә рөхсәт сорап язылган прошениеләрдә әүвәлге мәчетләр телгә алынган.

https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/ike-monbarle-macetnen-ike-gasyrlyk-tarixy

📲 Безнең Telegram
  • 👍 5
  • ❤ 1
Post #3018 76
Хәйдәр САФИН: «Халык көйләре баян-гармунсыз яши алмый»

– Артка борылып карасаң, үткән юл үкенечле түгел. Бик күп шәхесләр белән белән эшләдем, алардан сабак-тәҗрибә тупладым... Бүгенгедәй хәтердә: 1973 елда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Наил Бариев оештырган атаклы хорда музыкант-аккомпаниатор булып эшли башладым. Бер елдан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Әлфия Авзалова төркеме белән 46 концерт куеп кайттык. Әле укуын тәмамламаган студент егеткә олы мәктәп булды бу. Ә инде 1976 елда филармониягә баянчы булып эшкә кердем.


https://beznenmiras.ru/news/madaniiat/xaidar-safin-xalyk-koilare-baian-garmunsyz-iasi-almyi

📲 Безнең Telegram
  • 👍 4
Post #3017 69
«Сорнай моңы»на үрелгән язмыш

Татарстанның халык артисты җырчы Шамил Әхмәтҗанов «Сорнай моңы» дип исемләнгән җырлар җыентыгы өчен 2026 елда республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шамил аганың бөтен гомере – татар халкына тугры хезмәт үрнәге ул.

https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/sornai-monyna-urelgan-iazmys

📲 Безнең Telegram
  • 👍 6
Post #3016 74
Чиләгенә күрә капкачы

– Булды, җитте! Бүген барам да Галяга... ну... Галиягә инде... барысын да сөйләп бирәм. Ярата икән, аңлар... Иртәме-соңмы барыбер беләчәк! Ник өйләнгәнче үк әйтмәдең, дияр... Өзгәләнер, җылар, каргар мине... Кирәкме бу миңа? Юк!

https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/cilagena-kura-kapkacy

📲 Безнең Telegram
  • 👍 4
  • ❤ 1
Post #3015 73
Коръәннең фәлсәфәсен аңлыйсы, аңлатасы иде

– Мин муллаларга мәрхүм Адлер Тимергалинның «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларын укырга киңәш итәм. Ул анда Алланы үзенчә аңлатырга тырышкан. Ялгышмасам, ул мәкалә «Казан утлары» журналының 2009 елгы 2 нче санында чыкты. Моңа 17 ел вакыт узган инде. Күпләр укыса да оныткандыр. Яшьләр күрмәгән дә инде. Аны «Мәдәни җомга»да бастырсагыз, яхшы булыр иде. Мин ул мәкаләнең күчермәсен бастырып авылларга алып чыгам, «Муллалар, таратыгыз, үзегезгә дә калдырыгыз», дим. Аны мин кат-кат укыдым. Әле һаман аңлап бетермәгән җирләре бар. Менә шуңа төшенергә кирәк. Адлер Тимергалин – физик. Ул – бердәнбер фәнни аңлатучы татар фантасты. Аның мәкаләләре чынлыкта Коръәнне аңлата.

https://beznenmiras.ru/news/dini-miras/korieannen-falsafasen-anlyisy-anlatasy-ide

📲 Безнең Telegram
  • 👍 4
Post #3011 91
Әдәбиятлар дуслыгы

Татарстан Язучылар берлеге йортында Казакъстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Алматы шәһәрендә нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» («Таң Чулпан») журналының баш директоры – редакторлар советы рәисе Дидар Кулькенов белән очрашу булып узды.

https://beznenmiras.ru/news/respublikada/adabiiatlar-duslygy

📲 Безнең Telegram
  • 👍 6
Post #3006 96

Forwarded from Мәдәни җомга х Безнең мирас

Татарстан Республиксы фәннәр академиясе бинасында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы булып узды.



Ләбиб Лерон фотолары

📲 Безнең Telegram
  • 🔥 3
  • 👍 1
Post #3005 72
Аксуның асыл затлары

Бүген Татарстанның Буа районына керә торган борынгы Аксу авылы бер Гыйльметдин Шәрәфне генә биргән булса да, күренекле татар авылы булып керер иде тарихыбызга. Ә ул ун Шәрәфне биргән! Сәүдә белән чит җирләргә чыгып йөргәнлектән дөньяга күзе ачылган, шактый җитешле тормышта яшәүче Шәрәфетдин авылдагы мәдрәсә хуҗасы, укымышлы мулла кызы Гайнелнәвал белән тормыш корып җибәргәннән соң, дөньяга бер-бер артлы 26 бала туа. Шуларның уналтысы яшьли мәрхүм була. Ә калган биш ир бала һәм биш кыз бала татарның күренекле кешеләре булып җитешә.

https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/aksunyn-asyl-zatlary

📲 Безнең Telegram
  • 👍 5
Post #3004 90
Бала туган телен өнәмәсә...

Баланың, яшүсмернең рухын дөрес тәрбияләү – катлаулы гамәл: ул әти-әнинең акыллы һәм тәрбияле, югары җаваплылык хисенә ия булуын таләп итә. Без бу язмада бүгенге иң мөһим мәсьәләләр – татар әти-әниләренең балаларда милли үзаң тәрбияләү, милли мәгарифне үстерү һәм туган телне саклау бурычлары турында сөйләрбез.

https://beznenmiras.ru/news/terbiyavi-miras/bala-tugan-telen-onamasa

📲 Безнең Telegram
  • 👍 5
  • ❤ 2
Older posts →

About this channel

How can I read @beznenmiras without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for Безнең мирас: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does Безнең мирас have?
Безнең мирас (@beznenmiras) has 571 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does Безнең мирас know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →