TGViewer
Channel Public Channel
Мәдәни җомга х Безнең мирас

Мәдәни җомга х Безнең мирас

@madani_zhomga

Биредә татарлар турында ✊🏼
Subscribers
1.3K
Photos
6K
Videos
759
Links
3.6K
Recent Posts 14 shown
Post #8119 1
🤔❓Әлеге шигырьнең авторы кем дип уйлыйсыз?


– Авыр бит... Аңлыйм мин.
Тик сиңа
Оялам: «Аңлыйм мин» – дияргә.
Мәгънәсез юату сүзләрем,
Мин мәҗбүр башымны ияргә.

– Авыр бит…
Аңлыйм мин. Йөрәгең
Әрнүдән кутырлап беткәнен.
Кадерле кешеңнән күңелең,
Тилмереп җылы сүз көткәнен.

– Авыр бит…
Аңлыйм мин. Мөлдерәп
Сабырлык савытың тулганын.
Сугышсыз сугышның һәр мизгел
Ирегең, сулышың буганын.

– Авыр бит…
Аңлыйм мин. Канатың
Сызлавын бәрелеп кыяга.
Син инде өйрәндең кан йотып,
Йөрәгең ярсуын тыярга.

– Авыр бит…
Аңлыйм мин.
Тик сиңа:
«Аңлыйм мин» – дияргә оялам.
Сугышны туктат та, өенә
Исән-сау кайтарчы, йа Аллам!

👍🏼 Рәфкать Шаһиев
🙏🏼 Әзһәр Габиди
👌🏼 Әдип Маликов
  • 👍 1
Post #8118 7
🧕🏽👦🏽 Гөлсинә Сафиуллина: «Бабачылык игелекле, әмма хәвефле һөнәр иде»

Кайбыч районының Кече һәм Олы Кошман авылларында борынгыдан килгән һөнәр ияләрен – бабачыларны, ягъни сөннәткә утыртучыларны хәтерләүчеләр шактый. Шуларның берсе – Гөлсинә Садретдин кызы Сафиуллина. Ул заманында бабачы Галимулла нигезенә килен булып төшкән. Шул көннән башлап аның бөтен гомере бабачылык белән турыдан-туры бәйләнгән.

– Гөлсинә апа, бабачылар белән танышуыгыз кайчан башланды?

– 16 яшемдә Галимулла – нәселдән килгән бабачылар нигезенә килен булып төштем. Килен булып килеп кергәч, әткәйдән тел яшерергә, килгән туганнарны да шулай хөрмәтләргә кирәк дип аңлаттылар.

– Тел яшерү ничек булды?

– Йорт хуҗасы белән бер дә сөйләшмисең. Каенанам: «Минем ике энем, ике абыем бар, алар белән дә сөйләшмә», – дип аңлатты. Ирләр үзләре дә борынгыдан килгән гадәтне яхшы аңлый иделәр. Мин дә: «Нихәл?» – дип, алар янында ачылып сөйләшергә тиеш түгел. Аннары ирем үлеп китте, дүрт бала белән тол калдым, әнкәй дә бакыйлыкка күчте, балалар да бер-бер артлы тарала башлады. Шуннан бервакыт әткәй: «Килен, тел ачыйк инде, болай чыш-пыш кына йөреп булмас», – диде. Шулай итеп, аның белән матур, тату яшәдек.
  • ❤ 1
Post #8115 8
🧔🏽‍♂️✍🏽 Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев улына кушкан Туран исеме һәм балалар өчен шигырьләр иҗат итү турында.


Эльза Газизова видеосы
  • ❤ 1
Post #8114 10
☕️☀️ Хәерле иртә, укучыларыбыз. Кәефләрегез?

Өрү

Юл куркынычсызлыгы хезмәткәре туктатты. Исәнләшеп-нитеп тору юк: «Өр!» – ди бу миңа. Өрмим, мин әйтәм. Нигә, ди. Өрүчеләрдән туйдым,
дим. Ә кемнәр өрә, ди. Бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем:

– Эшкә баргач, начальник
өрә, өйгә кайткач – хатын. Кичә
авылдан әнисе килде. Кич буе
икәүләп өрделәр. Алма агачыннан ерак төшми – хәзер кызны да өрергә өйрәтәләр: теле ачылып килә. Димәк, тиздән өчәүләп өрәчәкләр: трио –
Наф-Наф, Ниф-Ниф, Нуф-Нуф.

Күршеләр эт алды. Ну өреп
тә тора инде! Чыдап кына тор.
Көне-төне өрә. Участковыйны чакырттык. «Эт өргәнгә
статья юк!» – дип, эттән дә
каты өреп, безне эттән-эткә
салып, сүгеп-ачуланып китте.
Минекеләр хокук сакчысын,
үзеннән дә яманрак өреп,
озатып калды. Ә эт һаман өрә.
Аның өрүенә чыдый алмыйча,
тирә-юньдәге карт-корылар
үлеп бетте. Чыдар хәл калмагач, без дә шәһәр читенә күчтек – өр-яңа йорттан фатир сатып алдык. Монда да өрә – тәрәзәдән, ишекләрдән, тагын әллә нинди тишекләрдән. Кибеткә чыккач, кырдан җил өрә. Кая барма – өрәләр. Син дә, иптәш гаишник, өр, дисең. Өрүчеләрдән гарык мин, панимешь?!

– Эчмәдеңме? – дип сорады гаишник. Шуннан ул җавабын да үзе бирде:

– Син – аек. Мин үзем дә өрүчеләрдән гарык. Бер күршем – корнетта, икенчесе кларнетта уйный. Кем әйтмешли, музыкантлар кәттә –
симфоник оркестрда уйныйлар. Шуларга кызыгып, улым
саксофон сатып алдырды.
Өчәү өч яклап өрә хәзер – нәкъ
синең өеңдәге кебек!

Погонлы иптәш әллә мине,
әллә үзен кызганды – күзләре
дымланды. Һәм ул миңа хәерле
юл теләп калды.

Кирам САТИЕВ, Казан
  • 👍 1
  • 😁 1
Post #8109 13
🕌🌙 Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) хәдисләре - безнең карточкаларда.


Карточкаларны ясалма фәһем ярдәмендә Эльза Газизова әзерләде.


#карточкалар #мәдәниҗомгагазетасы #безнеңмирас #хәдисләр
  • ❤ 1
Post #8104 11

Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана

™️ 👏Сегодня стали известны победители Фестиваля новых медиа

🔹Эффективная графика
1. Кудрявцева Елизавета, «Альметьевск-информ»
2. Зубова Виктория, журнал «Татарстан»
3. Балабанова Светлана, «Пестрецы-информ»

🔹AI-журналистика
1. Хаертдинова Ильсеяр, «Мензеля-информ»
2. Бабаниязова Ландыш, «Мамадыш-информ»
3. Дубицкая Анна, «Алексеевское-информ»

🔹Личный бренд
1. Григина Евгения, «Мамадыш-информ»
2. Сиразеева Люция, «Пестрецы-информ»
3. Киямов Ихтияр, журнал «Безнең мирас»

🔹Вирусный ролик
1. Хазиев Ильяс, «Интертат»
2. Ахмадиев Азат, журнал «Идель»
3. Газизуллина Гузель, Информационный центр «Высокая Гора»

🔹Спецприз имени Комарова
Шакирова Эльвира, «Альметьевск-информ»

@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
  • 👍 1
Post #8103 13
🕌🌙 Һәркайчан, олуглык эстәсәң, тәгать белән эстә, байлык теләсәң, канәгать белән телә.

Ихтирамга лаек кеше булыйм дисәң, киң күңеллелек күрсәтү һәм үзеңне түбәнчелекле тоту кирәк. Халыкта «Су чокырга җыела» дигән әйтем бар. Масаеп, тәкәбберләнеп йөрү башкалар алдында дәрәҗәңне төшерә, җәннәттән ерагайта. Үзеңне түбәнчелекле тоту түбәнлеккә төшүне түгел, эшләгән изгелекләрең белән масаеп йөрмәүне аңлата.

Локман Хәким: «Мохтаҗ вакытта да түбәнлеккә төшмә, ачуың чыкса да, сабыр бул, бай вакытта шөкер ит», – дигән.

Бер бай кеше әүлия янына килгән дә: «Байлыгым кимесен өчен нишлим?» – дип киңәш сораган. Әүлия: «Зарлана башла», – дигән. «Ни өчен зарланыйм? Мин барыннан канәгать», – дигән бай. «Алайса байлыгың кимемәс», – дип җавап кайтарган әүлия. Бер бик ярлы кеше, килеп: «Байлыгым артсын өчен нишлим?» – дигән, һәм «шөкер ит» дигән җавап алган. Аннан: «Бернәрсәм дә юк бит, нәрсәгә шөкер итим?» – дигән. Шулчак җил чыккан да ярлының киемнәрен очыртып алып киткән.

Фани дөнья байлыгына артык кызыгудан саклану кирәк, чөнки ул күңел фәкыйрьлегенә, канәгатьсезлек чиренә илтә.

Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев
  • ❤ 1
Post #8100 13
🗞️👀 «Мәдәни җомга» газетасының яңа санына кыскача күзәтү (25.09.2026)



Эльза Газизова видеосы
  • ❤ 1
Post #8099 17
🙂🙃 Бер мәзәк сезгә.

Әй, Яруллин!

Композитор Мирсәет Яруллин
хастаханәдә дәвалана. «Әй, Яруллин, на укол!», «Яруллин, на лечение!» – дип кенә дәшәләр шәфкать
туташлары.

Көннәрдән беркөнне кызларга
аның әдәбият-сәнгатькә кагылышлы кеше икәне билгеле була. Шунда берсе, бераз һаваланып, мактаныбрак: «Ә сез минем җизнине беләсезме, ул – зур артист, танылган музыкант Кирам Сатиев!» – дип
тезеп китә.

Мирсәет абый, тыйнак кына,
тыныч тавыш белән: «Ничек белмәскә! Консерваториядә миндә
укыды бит ул!» – ди. Ак халатлылар телсез, өнсез кала...

Икенче көнне, «Әй, Яруллин!» урынына, бөтен хастаханә:
«Мирсәет Заһидуллович!» – дип
зурлап, олылап дәшә башлый...

Марс Макаров
  • 😁 2
Post #8098 15
💰🏦 Узнать подробнее о том, что происходило с ценами в Татарстане в августе, можно в материале на сайте Банка России – https://cbr.ru/press/reginfl/?id=69866.

Банк России продолжит проводить денежно-кредитную политику, направленную на снижение инфляции до 4%.

#НацбанкРТ #Инфляция #Цены
  • ❤ 2
Post #8096 14
📚✍🏼 2026 елның 16-17 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Конференциянең максаты – XX–XXI гасырлар татар әдәбияты һәм сәнгатенең дөнья әдәбияты контекстындагы ролен фәнни-методологик, мәдәни-җәмгыяви яссылыктан бәяләү һәм Ренат Харисның иҗади мирасын өйрәнү нигезендә бүгенге көндә милли мәдәниятләрне үстерү юнәлешләрен билгеләү.

16 октябрьдә 09.30 сәгатьтә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залы каршында Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән…» дип исемләнгән графика күргәзмәсе ачыла (3 нче кат).

10:00 сәгатьтә Актлар залында конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы була.

13.30 сәгатьтән конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итә, секцияләр эшендә түбәндәге темаларга кагылышлы сөйләшү оештыру көтелә:

«XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы татар поэзиясе һәм мәдәнияте контекстында Ренат Харис иҗаты»;

«Заманча мәдәни-эстетик стратегияләр һәм милли әдәбиятлар: проблемалар, алымнар, өйрәнү юллары»;

«Россия һәм дөнья мәдәнияте системасында XX–XXI гасыр татар әдәбияты һәм мәдәнияте»;

«Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүдә заманча алымнар».

Чара катнаш форматта (офлайн һәм онлайн) үтәчәк.

Конференция эшендә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл Республикасы фәнни институтларыннан һәм югары уку йортларыннан әйдәп баручы галимнәрнең һәм яшь белгечләрнең, шулай ук РФ шәһәрләреннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәрнең катнашуы көтелә.

Үткәрелү урыны: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2.
  • ❤ 1
Older posts →

About this channel

How can I read @madani_zhomga without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for Мәдәни җомга х Безнең мирас: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does Мәдәни җомга х Безнең мирас have?
Мәдәни җомга х Безнең мирас (@madani_zhomga) has 1.3K subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does Мәдәни җомга х Безнең мирас know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →