TGViewer
Channel Public Channel
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ

СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ

@azatliqtatar

"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Subscribers
675
Photos
1.4K
Videos
67
Links
417

Showing posts older than #2249 · Back to latest

Older Posts 19 shown
Post #2248 1.46K
ЧИГЕНӘБЕЗ, ӘММА...

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.
Чигенәбез.
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.
Качасыңмы син дә, каһарман?

«Көч–булмаган, кылыч сынык, – дисең. –
Каберташтай баскан илбасар».
Чирүебез, әйе, чирле безнең –
Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.

Меңнәр безне әзер өзгәләргә,
Яклап колбасалы коллыкны.
Йә, елыйкмы утырып?
Тынычланып,
Таш астында җәсәд булыйкмы?

Ялгышларны күзгә төртсәләр дә,
Алкышлар юк. Кем алкышласын?
Алкыш – эшләнгән эш.
Бары кулны,
Бары телне богау кысмасын...

Тирең сөрт тә – эшлә. Тагын эшлә.
Эшлә һәм – көт. Эшлә һәм – чыда.
Халык күрми икән, балык күрер:
Юкка чыкмый эзсез тамчы да.

«Халык бит юк», – дисең.
Әйе, аны
Берәмтекләп әле җыясы;
Мәңгетуңнан, казып сөңге белән,
Чыгарасы татар кояшын.

«Арттагылар нигә тарау?» – дисең.
Син, алдагы, кара үзеңә.
Түгел, түгел көрәш кызулыгы –
Хәмер кызыллыгы йөзеңдә.

Аермыйкчы эзләп гел аерма –
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк бүген, җилем кирәк –
Җиде җилне давыл итәрлек.

Җиңү өчен кирәк бергә җигү
(Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!) –
Ташны тишкән тамчы түземлеген,
Елан аклын, яшен гайрәтен...

«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.
Биек иде безнең каланча!
Инде сайлыйк: ни килешер безгә?
Кол чикмәне, әллә... япанча?..

Җиңеләбез, ләкин – җиңдермичә,
Тез чүктерми җанны, вөҗданны.
Бер исән кул калса, байрак итеп
Шул күтәрер уртак иманны.

Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын –
Бабайлардан оныкларгача...

Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага,
Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.
Әйе, мин дә бүген – җиңелүче.
Шөкер, хыянәтче түгелмен.

Рафыйк Юныс.
  • 👍 18
  • ❤ 1
  • 🔥 1
Post #2247 4.96K
Вчера вечером ветерана Татарского национального движения Зиннура Аглиуллина полиция доставила на допрос в Следственный комитет в Набережных Челнах.

Зиннур абый сообщил следующее: "Вчера вечером за мной приехали сотрудники полиции и увезли к следователю на допрос. Я принципиально говорю только на татарском языке, поэтому все происходило через переводчика. Я чувствую, что расследование по уголовному делу подходит к концу, и скоро будет суд. Следователь - человек, который не любит татар. Я хотел, чтобы следствие вел татар. Это дело выполняется по заказу. За последний год у меня дома трижды проводили обыск, и я этим очень устал. Нам совершенно не дают свободы. Меня отпустили только вечером. Что хочу сказать: кто уехал – ни в коем случае не возвращайтесь, здесь очень сильные репрессии. Достаточно неправильно посмотреть или сказать кривое слово в адрес русских или власти – сразу забирают. Раньше тоже были репрессии, но такого беззакония не было. Им не нужны никакие доказательства, закон не работает, Конституция не соблюдается. Если вы не сможете, находясь за границей, крепко встать на ноги и привлечь внимание других народов, здесь начнется второй этап. Эти люди могут начать физическое уничтожение.

Здесь царит ужасающая атмосфера. К тем, кто раньше был активистом, приходят домой, в квартиры. Людей, которые были со мной, допрашивают. То есть сейчас этот духовный террор принял ужасную форму. Это их агония или что – не знаю.

Я выслушал обвинения – там нет никаких доказательств, и они им не нужны. Законы не работают. Думаю, сейчас нужно бить тревогу. Те, кто уехал, не должны возвращаться, их ждет судьба, подобная судьбе Навального. Здесь нет ни жалости, ни милосердия.

Ждем суда. Он, вероятно, состоится после саммита БРИКС. Надеюсь на вашу поддержку.

Мое дело ведут русские, родившиеся в Татарстане.

Мое предложение: нужно записывать и помнить фамилии людей, которые работали против национального движения. Время изменится, и они будут привлечены к ответственности."
  • 😢 28
  • 😡 15
  • ❤ 6
  • 👍 1
Post #2246 781
Кичә кич Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны полиция Чаллыдагы Тикшерү комитетына сорау алуга алып китте.

Зиннур абый болай дип хәбәр итте: "Кичә полиция өйгә килеп, тикшерүче янына алып киттеләр. Минем принцип - татарча гына сөйлим, шуңа тәрҗемәче аша аралаштык. Сизәм, җинаять эше тикшерүе тәмамлана һәм тиздән мәхкәмә булачак. Следователь - татарларны яратмый торган кеше. Мин Татар следователе булуын теләдем. Бу эш заказ буенча бара. Соңгы елда гына минем өйдә 3 тапкыр тентү үткәрелде, һәм мин моңардан бик туйдым. Яшәргә ирек бирмиләр. Кич белән генә чыгардылар. Мин нәрсә әйтергә телим: киткән кешеләр, берүк кайта күрмәсеннәр. Монда көчле репрессияләр бара. Хакимияткә, урысларга кыек карасаң яки сүз әйтсәң дә, шунда ук алып китәләр. Репрессияләр элек тә булган, ләкин мондый дәрәҗәдә түгел. Аларга бернинди дәлил дә, закон да кирәкми, Конституция дә үтәлми. Әгәр сез читтә ныклап торып, башка халыкларның игътибарын җәлеп итә алмасагыз, монда икенче этап башланачак. Алар хәзер физик яктан юк итәргә мөмкиннәр.

Монда куркыныч атмосфера. Элек активистлар белән эшләгән кешеләргә киләләр, өйләренә, фатирларына. Минем янымда йөргән кешеләрне сораштыралар. Бу хәзер рухи террор формасын алды. Бу аларның агрессиясе яки агониясе микән – белмим. Хәзерге вакытта бик каты басым ясыйлар.

Мин нәрсәдә гаепләнүемне тыңладым – бернинди дәлил дә юк, әмма аларга ул кирәкми дә. Законнар эшләми. Хәзер чаң сугарга кирәк дип уйлыйм. Киткән кешеләр берүк кайтмасыннар, аларның язмышы Навальныйныкына охшаш булыр. Монда кызгану да, мәрхәмәт тә юк.

Мәхкәмәне көтәбез. Ул, мөгаен, БРИКС саммитыннан соң булыр. Сез миңа теләктәшлек күрсәтерсез дип өметләнәм.

Минем эшемне Татарстанда туган урыслар алып бара.

Минем тәкъдим: милли хәрәкәттә эшләгән кешеләрнең исемнәрен язып барырга, хәтергә алырга кирәк. Замана үзгәрер, һәм алар җаваплылыкка тартылачак."
  • 😢 20
  • 😡 6
  • ❤ 5
Post #2245 648
Зиннур Әһлиуллинны әле тикшерү комитеннынан җибәргәннәр. Бераздан тулырак язырга тырышырбыз.

Зиннура Аглиуллина вот недавно отпустили из Следственного комитета. Подробности постараемся дать в ближайшее время.
  • 👍 22
  • ❤ 7
  • 🔥 1
  • 🥰 1
  • 🤔 1
Post #2244 676
Безнең иң олы максатларыбызның берсе - татар җанлы, тарихи хәтере һәм милли горурлыгы булган, халкыбыз киләчәге өчен изге көрәшне дәвам итә алырлык, белемле, мәгрифәтле вә рухи яктан көчле буын тәрбияләү!
  • ❤ 37
Post #2243 1.17K
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ ⚡️Зиннур Әһлиуллинны тагын алып киткәннәр. Чаллыда. Сорау алуга. Белешәбез. Зиннура Аглиуллина вновь увезли на допрос. В Челнах. Выясняем подробности.
Зиннура Аглиуллина увезли в Следственный комитет на допрос к подполковнику Потеряхину Д.В.
  • 😡 37
  • ❤ 1
  • 🔥 1
Post #2242 1.07K
⚡️Зиннур Әһлиуллинны тагын алып киткәннәр. Чаллыда. Сорау алуга. Белешәбез.

Зиннура Аглиуллина вновь увезли на допрос. В Челнах. Выясняем подробности.
  • 😡 33
  • ❤ 1
Post #2241 754
Post #2240 792
Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Хәтер көненә чакыра.
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге архивыннан, 2013 ел.

Народный артист Татарстана Ильдус Ахметзянов приглашает на День памяти.
Из архива Союза татарской молодежи "Азатлык", 2013 г.

https://www.youtube.com/watch?v=hLyatYOYk64
YouTube Илдус Әхмәтҗанов Хәтер көненә чакыра! Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Хәтер көненә чакыра. "Азатлык" Татар яшьләре берлеге архивыннан, 2013 ел. Народный артист Татарстана Ильдус Ахметзянов приглашает на День памяти. Из архива Союза татарской молодежи "Азатлык", 2013 г.
  • 🔥 31
  • ❤ 4
  • 🙏 3
Post #2239 1.05K
Хәерле иртә, Милләт!
#1552run Хәтер марафонына кушылып, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин күптән түгел 52 чакрымлык ультрамарафонын башлап җибәрде!
Җиңел аяклар телибез!

Доброе утро! В рамках марафона памяти #1552run лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин некоторое время назад начал ультрамарафон в 52км.
Желаем легких ног!
  • ❤ 40
  • 👍 6
  • 😡 1
Post #2238 829
Видео и иные доказательства противоправных действий полиции по ограничению права свободного передвижения граждан будут направлены в Генеральную Прокуратуру, Следственный Комитет, всем депутатам Государственного Совета Республики Татарстан.
  • 👍 34
  • 😢 3
  • 🥰 1
Post #2237 889
А где так называемый Всемирный Конгресс татар? Где все эти всевдозащитники Татарского языка? Где Гильмутдинов который год имитирующий бурную деятельность в Гос думе?
где Ваша реакция на разгон поминальной акции?!
  • 👍 40
  • 🔥 9
  • 👏 3
Post #2236 862
"Безнең бабаларыбыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәбез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкыбыз һәрвакыт вә һәр җирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзер дә ул бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Шуның өчен безнең халкыбыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләтнең киләчәге өчен ясалып куелган әзер бер камырдыр".

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
isxaki.com
  • 👍 17
  • ❤ 4
Post #2235 818
В целях безопасности наших сторонников, комментарии открыто попадающие под статьи УК РФ будут удаляться. Не будем упрощать работу сотрудникам разного рода органов.

Мы понимаем, что в такие моменты нельзя молчать. И поэтому каждому предлагаем напомнить о нашем народе, истории, Татарском национальном движении и его борьбе своим близким и друзьям.
Необходимо пробудить от сна как можно больше наших соплеменников.

Национальное возрождение начинается с идеи и людей готовых за ней следовать.
Без исән! Татар, уян!
  • 👍 45
  • 🙏 9
Post #2234 1.24K
"вот этого забери сразу".
  • 😡 40
  • 👍 1
  • 😢 1
Post #2233 1.91K
Прорвавшиеся и прочитавшие молитву. Несмотря на угрозы задержания, прессинг и давление.
  • 👍 38
  • ❤ 13
  • 👏 2
Post #2232 727
1552 елның октябрендә Ватаныбызны яклаган бабаларыбызны искә алырга Уфа Татарлары да килде. Афәрин аларга!

Почтить память предков приехали и Татары из Уфы.
  • 👍 37
  • ❤ 16
  • 🙏 4
Post #2231 2.49K
Кирмән эчендәге матәм җыены полиция тарафыннан куып таратылганнан соң, бер төркем Татарлар Казандагы Искеташ мәчете янына барып, 1552 елда Ватаныбызны яклаган бабаларыбызны искә алды. Риваятьләргә караганда, әлеге мәчет астында 1552 елда Казанны яклаучыларның җәсәдләре җирләнгән.

После разгона полицией траурной поминальной акции памяти внутри Казанского Кремля, часть Татарских патриотов направилась к мечети Искеташ, где почтила память защитников Казани 1552года. По преданиям, именно здесь захоронен прах защитников столицы Казанского ханства.
  • 👍 38
  • ❤ 11
  • 👏 2
  • 🔥 1
  • 🥰 1
Post #2227 2.21K
Небольшим группам татарских патриотов, а также части молодежи буквально тяжелыми "боями" и в сложной борьбе, окольными путями удалось прорваться к башне Сююмбике и почтить память защитников Казани 1552 года.
  • 👏 47
  • ❤ 7
  • 👍 5
  • 🔥 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →