ЧИГЕНӘБЕЗ, ӘММА...
Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.
Чигенәбез.
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.
Качасыңмы син дә, каһарман?
«Көч–булмаган, кылыч сынык, – дисең. –
Каберташтай баскан илбасар».
Чирүебез, әйе, чирле безнең –
Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.
Меңнәр безне әзер өзгәләргә,
Яклап колбасалы коллыкны.
Йә, елыйкмы утырып?
Тынычланып,
Таш астында җәсәд булыйкмы?
Ялгышларны күзгә төртсәләр дә,
Алкышлар юк. Кем алкышласын?
Алкыш – эшләнгән эш.
Бары кулны,
Бары телне богау кысмасын...
Тирең сөрт тә – эшлә. Тагын эшлә.
Эшлә һәм – көт. Эшлә һәм – чыда.
Халык күрми икән, балык күрер:
Юкка чыкмый эзсез тамчы да.
«Халык бит юк», – дисең.
Әйе, аны
Берәмтекләп әле җыясы;
Мәңгетуңнан, казып сөңге белән,
Чыгарасы татар кояшын.
«Арттагылар нигә тарау?» – дисең.
Син, алдагы, кара үзеңә.
Түгел, түгел көрәш кызулыгы –
Хәмер кызыллыгы йөзеңдә.
Аермыйкчы эзләп гел аерма –
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк бүген, җилем кирәк –
Җиде җилне давыл итәрлек.
Җиңү өчен кирәк бергә җигү
(Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!) –
Ташны тишкән тамчы түземлеген,
Елан аклын, яшен гайрәтен...
«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.
Биек иде безнең каланча!
Инде сайлыйк: ни килешер безгә?
Кол чикмәне, әллә... япанча?..
Җиңеләбез, ләкин – җиңдермичә,
Тез чүктерми җанны, вөҗданны.
Бер исән кул калса, байрак итеп
Шул күтәрер уртак иманны.
Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын –
Бабайлардан оныкларгача...
Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага,
Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.
Әйе, мин дә бүген – җиңелүче.
Шөкер, хыянәтче түгелмен.
Рафыйк Юныс.
Post #2248
1.46K
- 👍 18
- ❤ 1
- 🔥 1