Кичә кич Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны полиция Чаллыдагы Тикшерү комитетына сорау алуга алып китте.
Зиннур абый болай дип хәбәр итте: "Кичә полиция өйгә килеп, тикшерүче янына алып киттеләр. Минем принцип - татарча гына сөйлим, шуңа тәрҗемәче аша аралаштык. Сизәм, җинаять эше тикшерүе тәмамлана һәм тиздән мәхкәмә булачак. Следователь - татарларны яратмый торган кеше. Мин Татар следователе булуын теләдем. Бу эш заказ буенча бара. Соңгы елда гына минем өйдә 3 тапкыр тентү үткәрелде, һәм мин моңардан бик туйдым. Яшәргә ирек бирмиләр. Кич белән генә чыгардылар. Мин нәрсә әйтергә телим: киткән кешеләр, берүк кайта күрмәсеннәр. Монда көчле репрессияләр бара. Хакимияткә, урысларга кыек карасаң яки сүз әйтсәң дә, шунда ук алып китәләр. Репрессияләр элек тә булган, ләкин мондый дәрәҗәдә түгел. Аларга бернинди дәлил дә, закон да кирәкми, Конституция дә үтәлми. Әгәр сез читтә ныклап торып, башка халыкларның игътибарын җәлеп итә алмасагыз, монда икенче этап башланачак. Алар хәзер физик яктан юк итәргә мөмкиннәр.
Монда куркыныч атмосфера. Элек активистлар белән эшләгән кешеләргә киләләр, өйләренә, фатирларына. Минем янымда йөргән кешеләрне сораштыралар. Бу хәзер рухи террор формасын алды. Бу аларның агрессиясе яки агониясе микән – белмим. Хәзерге вакытта бик каты басым ясыйлар.
Мин нәрсәдә гаепләнүемне тыңладым – бернинди дәлил дә юк, әмма аларга ул кирәкми дә. Законнар эшләми. Хәзер чаң сугарга кирәк дип уйлыйм. Киткән кешеләр берүк кайтмасыннар, аларның язмышы Навальныйныкына охшаш булыр. Монда кызгану да, мәрхәмәт тә юк.
Мәхкәмәне көтәбез. Ул, мөгаен, БРИКС саммитыннан соң булыр. Сез миңа теләктәшлек күрсәтерсез дип өметләнәм.
Минем эшемне Татарстанда туган урыслар алып бара.
Минем тәкъдим: милли хәрәкәттә эшләгән кешеләрнең исемнәрен язып барырга, хәтергә алырга кирәк. Замана үзгәрер, һәм алар җаваплылыкка тартылачак."
Post #2246
781
- 😢 20
- 😡 6
- ❤ 5