TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31486 303
"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән Газизьян Хәйбуллин һәм Кабир Сөярголов иреккә чыккан

Июль ахырында Пермьдәге 29нчы гомуми тәртипле төзәтү колониясеннән "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән һәм җәзаларын тулысынча үтәгән ике кеше — 60 яшьлек Газизьян Хәйбуллин һәм 59 яшьлек Кабир Сөярголов — иреккә чыккан. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

2025 елның 21 октябрендә Тольяттиның Автозавод районы мәхкәмәсе аларны "Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "Хакимият вәкиленә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану" маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм һәрберсен өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

"Idel.Реалии" исәпләвенчә, август башына "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кимендә 27 кеше инде колонияләрдән иреккә чыккан.

Редакция мәгълүматларына караганда, алар арасында Хәйбуллин белән Сөярголов кына җәзаларын тулысынча үтәгән. Калганнарын мәхкәмәләр шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарган, яисә аларга колониядәге җәзаны мәҗбүри эшләр яки ирекне чикләү белән алыштырган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән Газизьян Хәйбуллин һәм Кабир Сөярголов иреккә чыккан Алар җәзаларын тулысынча үтәгән.
  • ❤ 5
  • 👍 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  2. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  3. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  4. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
  5. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  6. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →