TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31444 287
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы ⚡️Уфаның төньягында сәнәгать мәйданында көчле янгын күренә. Украина мониторинг телеграм каналлары язуынча, нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме булган. Шимбә иртән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан иелде. Аспекты язуынча, җирле вакыт белән 10:30да…
Astra: Уфада дроннар «Башнефть-Уфанефтехим» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм иткән

Уфага 1 август иртәсендә булган дрон һөҗүме «Башнефть-Уфанефтехим» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган. Моны Astra басмасының OSINT-анализы күрсәтә.

Басма мәгълүматларына караганда, әлеге ширкәт елына 8,2 миллион тоннага кадәр нефть эшкәртә. Монда шулай ук мотор ягулыгы, нефть коксы, сыекландырылган газ, күкерт һәм ароматлы углеводородлар җитештерелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфага чираттагы дрон һөҗүмен расалды.

Аның сүзләренчә, сәнәгать мәйданына бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшү сәбәпле төтен чыккан.

«Урында барлык хезмәтләр дә эшли, һөҗүм китергән зыянны тиз арада бетерәләр. Һәлак булучылар да, җәрәхәтләнүчеләр дә юк», дип язды Хәбиров үзенең Telegram-каналында.

Astra белдергәнчә, Башнефть Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында бер-берсенә бик якын урнашкан өч нефть эшкәртү заводы белән идарә итә: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ».
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  2. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
  3. Oct 8, 2026⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Tele…
  4. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  5. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
  6. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →