TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31433 286
Чаллы кешесенә "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә 21 ел колония җәзасы бирелгән

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче кешене дәүләткә хыянәт итүдә һәм үтерүгә әзерләнүдә гаепле дип танып, кырыс тәртипле колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-Информ" агентлыгы мәгълүматынча, хөкем ителгән кешенең исеме — Сергей Вишняков. Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.

Дәүләт гаепләүчесе белдерүенчә, Чаллы кешесе үзенең "кураторына" дроннар җыела торган "Алабуга" махсус икътисади мәйданы объектлары һәм "КАМАЗ" ширкәтенең җитештерү куәтләре турында мәгълүмат тапшырган.

Моннан тыш, Вишняковны 2024 елның маенда саклану-сәнәгать комплексы өчен йөк ташылган Куйбышев тимер юлында реле шкафларын фотога төшерүдә, шулай ук соңрак күршесенә һөҗүм итүне планлаштыруда гаепләгәннәр.

"Татар-Информ" язуынча, Вишняковның күршесе Украинаның көньяк-көнчыгышында сепаратистларның "Спарта" батальоны белән җитәкчелек иткән, "Моторола" кушаматлы Андрей Павловның урынбасары булган. Һөҗүм әзерләнгән хәрбинең исеме хәбәр ителми, дип яза "Медиазона".

Суд бәхәсләре вакытында дәүләт гаепләүчесе Вишняковка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган булган. Аның гаебен таныган-танымаганлыгы турында хәбәр ителми. Тикшерү версиясен раслаучы бәйсез дәлилләр юк.
Азатлык Радиосы Чаллы кешесенә "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә 21 ел колония җәзасы бирелгән Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.
  • ❤ 1
  • 👎 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  2. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
  3. Oct 8, 2026⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Tele…
  4. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  5. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
  6. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →