TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31432 314
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев логистика үзәгенә җибәрелгән дроннарны кире кагу турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә инфраструктура объектларына һәм торак йортларга зыян килмәгән. Афанасьев шулай ук яраланучылар да юк диде. Astra басмасы ачыклавынча, Казан янында һөҗүм Wildberries логистика комплексына булырга мөмкин. Ширкәт матбугат хезмәте моңа аңлатма бирмәде.

🔹 Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә һава һөҗүменнән саклану системыы дрон бәреп төшерүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, объектларга зыян килмәгән, зыян күрүчеләр дә юк. Технологик процесслар бозылмаган, дип өстәгән Беляев.

Astra хәбәр иткәнчә, Түбән Каманың сәнәгать мәйданында көчле факел янган, ә җирле халык дистәләрчә шартлау тавышы ишеткән.

🔹 Дроннар Волгоградтагы Wildberries складына һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән ширкәтнең матбугат хезмәте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Элегрәк Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һөҗүм нәтиҗәсендә биш кешенең зыян күрүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, ягулык-энергетика комплексына караган сәнәгать предприятиесендә янгын чыккан. Astra мәгълүматынча, һөҗүм «Лукойл-Волгограднефтепереработка» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган булырга мөмкин.

🔹 Русия сугыш башланганнан бирле тәүге тапкыр Киевтагы Американың Terminal Autonomy дрон җитештерүче ширкәтенә һөҗүм иткән, дип яза The Guardian.
Басма чыганагы әйтүенчә, әлеге ширкәт Русиянең радиоэлектрон көрәш чараларына каршы торучан навигация системнары белән җиһазланган, ерак араларга төгәл һөҗүмнәр ясый торган дроннар җитештерә.

🔹 Доналд Трамп Truth Social челтәрендә үзе булдырган Тынычлык шурасының «ХӘМӘС» һәм Газзә сызыгындагы башка барлык кораллы төркемнәрне тулысынча коралсызландыру турында «тарихи» килешүгә ирешүен белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, арадашчы ролен Мисыр, Катар һәм Төркия башкарган.
  • ❤ 2
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  2. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
  3. Oct 8, 2026⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Tele…
  4. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  5. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
  6. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →