TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31430 651
Көн язмасы: "Татар теле бәхет, мәхәббәт теле булса гына балада телгә карата яхшы мөнәсәбәт туа"

Канадада "Татар алан" чарасы тәмамланды. Быел монда 74 кеше катнашкан. Моңа кадәр катнашучыларны АКШ, Канада балалары тәшкил итсә, быел чарага Британия белән Австралиядән дә килгәннәр. Бу алан бернинди дә дәүләт яки башка фондлар ярдәмендә оештырлмый. Бернинлди дә субсидия юк. Бу коры энтузиазмга корылган проект. Катнашучылар үзләре юллама сатып ала.

Бу эшне "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова башлап җибәрде һәм әлегәчә бу эшне дәвам иттерә. Без аның белән ни рәвешле бу проект һаман да яшәве турында сораштык, чит җирдә моны ничек оештырып булуын белештек, дүрт бала әнисе буларак чит ил мәдәнияттә балаларда татарлыкны саклау сере нинди булуын да төпчендек.

"Ун көн программы шулкадәр төгәл итеп әзерләнде, бер генә буш вакыт юк иде. Өч тулы төркем булды. Быел "Сабыйлар" төркемендә балалар күп булды. Иң мөһиме алар өчен програмны моңа кадәр "Татар алан"нарында катнашкан яшүсмеләр үзләре булдырды. Бу - аларның инициативасы булды, без, педагоглар, аларга булыштык кына.

Тагын бер төркемгә яшүсмерләр тупланды. Өченче төркемгә ата-аналар җыелды. Без быел 74 кеше булдык. Һәр төркемгә үз програмы булдырылды, актив ял һәм белем алу булды. Бу ел да шулай. Әмма быелгы аланның үзнечәлеге нинди иде дигәндә, быел "Зәңгәр шәл" спектакле куйдык. Америкада, Канадада туган балалар аны Камал театрында күргән юк, кайчан күрерләр - билгесез. Ә бу татар өчен мөһим бер спектакль. Башта бу спектакль тарихын өйрәндек, аны тудырган шәхесләр турында сөйләштек. Нәрсә ул җәдитчелек һәм бу татар тормышын ничек үзгәртте дигән тулы бер лекция булды. Татар театры тарихы, ни өчен татарлар өчен театр мөһим икәнен аңлаттык", диде Алимә Сәлахетдинова.


Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Татар теле бәхет, мәхәббәт теле булса гына балада телгә карата яхшы мөнәсәбәт туа" Канадада "Татар алан" чарасы тәмамланды. Быел монда 74 кеше катнашкан. Моңа кадәр катнашучыларны АКШ, Канада балалары тәшкил итсә, быел чарага Британия белән Австралиядән дә килгәннәр. Бу алан бернинди дә дәүләт яки башка фондлар ярдәмендә оештырлмый. Бернинлди…
  • 👍 9
  • 🔥 3
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  2. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
  3. Oct 8, 2026⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Tele…
  4. Oct 7, 2026Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар. Аны өч атнад…
  5. Oct 7, 20262026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һә…
  6. Oct 7, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Бу хакта 👉 без әзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →