Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. Бүген таңнан Татарстанның биш шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Казан, Бигеш, Бөгелмә һава аланнары ябылып торды.
🔸Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Таганрогта бер кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Җирле хакимият белдерүенчә, күпкатлы йортка, берничә шәхси йортка һәм сәүдә ширкәтләренә зыян салынган.
🔸Рязаньда дроннар нефть эшкәртү корылмасына һөҗүм иткән. Бу хакта ASTRAның OSINT анализы күрсәтә. Шулай ук басма язуынча, Рязань янында Wildberries склады да яна. Рязань өлкәсе губернаторы "сәнәгать җирлегенә" һөҗүм нәтиҗәсендә барлыгы алты кеше яралануы турында хәбәр итте, ләкин һөҗүмнең кайсы корылмаларга ясалуын ачыкламады.
🔸Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда бер кеше һәлак булган, ике кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Telegramга нигез салучы Павел Дуровны халыкара эзләүгә игълан иткән. Аңа террор эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтү маддәсе нигезендә җинаять эшен тикшерү кысаларында гаепләү белдерелгән.
@azatliqradiosi
Post #31424
310
- ❤ 3
- 👍 1