Хәерле көн, хөрмәтле укучыларыбыз. Якшәмбе китергән кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Берлинда ЛГБТ-парад вакытында машина кешеләр төркеменә килеп керү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Әлеге хәл Тиргартен шәһәр паркы янында булган. Парад вакытыннан алда тәмамланган. Машина йөртүче качкан дип хәбәр итә BBC.
🔸Украинаның Каспий диңгезендә Иранның сәүдә көймәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә, бер диңгезче һәлак булган, берсе җәрәхәтләнгән. Бу хакта Иран тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.
🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Киевка һөҗүмдә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Франция һәм Испаниядә берничә көн дәвам иткән янгыннар сәбәпле ким дигәндә 250 мең кеше үз өйләреннән китәргә мәҗбүр булган.
🔸Эльбрус тавына менгәндә җиде кешелек төркемнең биш әгъзасы һәлак булган. Һәлак булучылар Босния ватандашлары.
🔸Кытайда "Хунъя» давылы сәбәпле ким дигәндә 700 мең кеше эвакуацияләнгән. Алар өчен вакытлыча сыену урыннары ачылган. Көчле җил Һонконгта биналарның түбәләрен кубарган.
@azatliqradiosi
Post #31398
270
- 👍 3
- 🕊 2
- 👎 1