Бу атнада Казан кирмәнендә Сөембикә манарасын реставрацияләү эшләре башланды
«Көн һәм Төн» дип аталган тимер бизәкле капкалар белән бизәлгән арка ягыннан һәйкәл тирәли төзелеш киртәләре куелган, мәйданчыкта эшләр инде бара.
Реставрация һәм манара нигезен ныгыту эшләрен 2026 елның декабренә кадәр тәмамларга ниятлиләр. Эшләр дәвам иткән чорда бу җир туристлар өчен ябылачак, манараның үзе дә күренмәячәк.
Манараны төзекләндерү 2022 елда ук башланган иде. Ул вакытта белгечләр корылманы комплекслы тикшерде, кирпеч өеменең һәм нигезләрнең торышын өйрәнде, инженер эшләре үткәрде.
2024 елда монда гидроизоляция эшләре башкарылды, куркыныч ярыклар ныгытылды, фасад чистартылды һәм зыян күргән кирпеч өлешләре торгызылды.
Комплекслы төзекләндерү шулай ук түшәмнәрне һәм баскычларны ныгытуны, агачтан ясалган конструкциләрне уттан һәм биологик зарарланудан саклауны күздә тота. Төп игътибар манараның тарихи кыяфәтенә биреләчәк. Биредә оригинал тәрәзә һәм ишек элементларын торгызачаклар, югалган шакмаклы рәшәткәләрне һәм XVIII гасырга караган тимердән коелган бизәкләрне яңадан ясаячаклар.
Моннан тыш, яруслы түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышларга ниятлиләр. Манара түбәсендәге мәшһүр ярымай да төзекләнлереләчәк. Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.
🔻Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
🔻XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
🔻Манара ЮНЕСКО тарафыннан саклана.
Post #31395
285
- ❤ 5
- 🥱 1