Пентагон Казандагы КНИТУ-КАИ университетын АКШ дәүләт иминлегенә куркыныч дип таныды
АКШ саклану министрлыгы "шикле эшчәнлек" алып барган һәм АКШ дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган чит ил белем бирү йортларының яңартылган исемлеген бастырып чыгарды. Исемлеккә Кытай, Русия һәм Иранда урнашкан 130 академик һәм тикшеренү оешмасы эләккән.
Алар арасында Казандагы Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) да кертелгән.
— Америка тикшеренүчеләренә, академик оешмаларга һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итүчеләргә бу исемлектәге теләсә кайсы оешма белән хезмәттәшлек, финанслау яки мәгълүмат алмашу мәсьәләләрен караганда гаять сак булырга киңәш ителә, — дип әйтелә Пентагон сайтында.
🔻Казан авиация институты (КАИ) 1932 елда Казан университетының аэродинамика бүлеге нигезендә авиация институты буларак ачыла. 1945 елда монда илдә беренче реактив моторлар кафедрасы эшли башлый, 1973 елда институтка совет конструкторы Андрей Туполев исеме бирелә, ә 2009 елда уку йорты милли тикшеренү университеты статусын һәм хәзерге исемен ала.
🔻КНИТУ-КАИ – Казанның иң зур техник югары уку йорты, анда 15 меңгә якын студент укый; университет авиатөзелеш, моторлар, радиоэлектроника, мәгълүмат технологияләре белгечләрен әзерли.
🔻Университет Русиянең хәрби-сәнәгать комплексы белән турыдан-туры бәйле. Аның рәсми стратегик партнерлары арасында – "Ростех" дәүләт корпорациясе, Казан боралак корылмасы, Горбунов исемендәге Казан авиация корылмасы һәм "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе. Горбунов корылмасы Русиянең Ту-160 стратегик һөҗүм итүче очкычларын җитештерә. Казан боралак корылмасы исә Русия гаскәре куллана торган Ми-8/Ми-17 боралакларын чыгара.
🔻Моннан тыш, университетта хәрби укыту үзәге эшли. Рәсми сайтта әйтелгәнчә, анда Русия кораллы көчләренең элемтә гаскәрләре һәм танк гаскәрләре идарәләре өчен запастагы офицерлар әзерләнә.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/E0vl1
Post #31394
287