Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал
Supernova+ украин каналы кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды
Бу Русиянең Башкортстандагы Туймазы районында урнашкан нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының стратегик корылмасы. Ул нефтьне кабул итү, саклау һәм кудыруны тәэмин итүче "Транснефть-Урал" ширкәтенә карый. Станция Сөбханкол авылы янында урнашкан.
Башкортстан хакимияте һөҗүм турында берни белдермәде. Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.
@azatliqradiosi
Post #31381
327
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Бүген таңнан Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга…Telegram Supernova+ ЛДПС Субханкулово ... ...
- ❤ 1
- 🔥 1