TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31380 305
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Бүген таңнан Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Башкортстанда да дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.

🔸 Татарстанга күрше Сембер өлкәсе Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы корылмасына дрон һөҗүм итте. Бу хакта Ульяновски өлкәсе губернаторы Алексей Русских белдерде. Astra язуынча, Яңа Спас районында «НС-Ойл» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган.

🔸Воронеж өлкәсенә дрон һөҗүмендә өч яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Дрон ике маркетплейсның түбәсенә һәм фасадына зыян китергән.

🔸Кырымда да һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Кичә Русия Дәүләт думасы чит илдә яшәүче һәм теләсә кайсы җинаять маддәсе нигезендә җәзадан "качучы" русияләргә чикләү чаралары турында канун кабул итте. Алар Русия консуллыгында чит ил паспорты, ышанычнамә ясата алмаячак.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →