"Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре нигезендә Оренбур өлкә мәхкәмәсендә якларның дәлилләрен тыңлау башланды.
Бу хакта Идел.Реалии хәбәр итә.
Дәүләт гаепләве "оештыруда" гаепләнүчеләрне 14 елга иректән мәхрүм итәргә, ә өстәмә тагын "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" маддәсе нигезендә гаепләнүчеләрне 15 елга утыртуны сорады.
"Оештыруда" гаепләнүче ун кеше - Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31379
312