TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31377 322
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә Wildberries-ның ике складына дроннар һөҗүм иткән. Краснодар өлкәсенең Армавирда бер кеше һәлак булган, тагын ун кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Ставропольның Невинномысскида ким дигәндә биш кеше җәрәхәтләнгән. Складларда чыккан янгынны сүндерү эше бара, боралаклар җәлеп ителгән.

🔸Краснодарда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике күпкатлы йортка да зыян килгән. Рәсмиләр сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Башкортстанда су басудан зыян күргән авыл халкына ярдәм җыю оештырылган. UTV Уфаның Калинински районы башлыгы Газизҗан Әхмәдьяновка сылтанып язуынча, барлык теләүчеләр азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киемнәр, техника һәм башка әйберләр белән ярдәм итә ала. Аскын районында дүрт авылны су баскан иде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, хәзер су чигенгән.

🔸Франция парламенты 15 яшьтән кечерәк булган балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыючы канун өлгесе кабул итте. Чикләүләр YouTube-та видео карау һәм мессенджерларда шәхси язышуларга кагылмаячак.

🔸Falcon 9 ракеты галәм иярченнәренә техник хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән MRV-1 роботлаштырылган сынау аппаратын орбитага чыгарды. Бу хакта SpaceX ширкәте хәбәр итә.

@azatliqradiosi
  • 🔥 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →