TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31372 311
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Одесса өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Сумыда дрон күп катлы йортка эләгеп, алты кеше җәрәхәтләнгән, аларның икесе - бала. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Белгородта дрон автомойкага эләккән. Губернатор вазифаларын башкаручы Александр Шуваев хәбәр итүенчә, бер кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән. Төбәкнең оператив штабы белдерүенчә, берничә районга ясалган һөҗүмдә тагын бер кеше үлгән, 16 кеше яраланган.

🔸Русия Италиянең ике дипломатын илдән җибәрә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе хәбәр итә. Моңа кадәр Италия Русиянең ике хәрби атташесын шымчылыкта гаепләп илдән чыгарган иде.

🔸Башкортстанның Аскын районында су басу нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Бу хакта үз Telegram-каналында район хакимияте башлыгы Динис Юсупов хәбәр итте.

🔸Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре башлады. Бизнес Онлайн язуынча, реконструкцияне 2026 елның декабренә тәмамларга җыеналар.

🔸Казанда Тәре йөреше сәбәпле үзәктәге берничә урам машиналар хәрәкәте өчен ябылды, шулай ук кайбер җәмәгать транспорты да юлларны үзгәртте.

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  2. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  3. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  4. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  5. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  6. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →