TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31371 331
Пермь ягында һәм Башкортстанда татар-башкорт авылларын су басты

18-19 июльдә яуган яңгырлар сәбәпле берничә елга ярларыннан чыккан, бер буа ишелгән.

Пермь ягының Октябрьский районындагы Югары Ирән, Әтнәгуҗа, Мостовая авыллары өлешчә су астында калган.

Су шулай ук Янапай, Колтай, Ишем, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктүбә авылларына да килгән. Октябрьский районы халкының өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә.

Башкортстанның Аскын районы Уршиде авылын да су баскан. Рәсмиләр белдерүенчә, Сарысу елгасы күтәрелү сәбәпле, Уршидедә 32 хуҗалыкка су кергән.

20 июльгә булган мәгълүматка караганда, Пермь ягында 53 йорт су астында кала.

Төбәктә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшли, вакытлыча яшәү урыннары булдырылган.

Синоптик һәм галим Андрей Шихов сүзләренчә, бу — Пермь төбәге тарихында иң көчле яңгырлар.

Социаль челтәрләрдә кешеләр ярдәм сорап яза, күпләр бернисез калган.
  • 💔 3
  • 🐳 2
  • 🤔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →