TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31358 299
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәймә Газизованы милли мәгарифне яклап узган урам чарасында катнашканы өчен административ җаваплылыкка тарткан.

Мәхкәмә хатын-кызга пикет үткәрү тәртибен бозу турында маддә нигезендә 10 мең сум штраф билгеләгән. Карар 15 июльдә чыгарылган.

Газизова гаебен тулысынча таныган һәм, пенсионер булуын һәм олы яшьтәге ирен карарга тиешлеген әйтеп, үзенә административ кулга алу җәзасы бирмәүне сораган, диелә.

Пенсионерга карата административ беркетмә 3 июльдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы каршында узган пикеттан соң төзелгән. Чарада барлыгы биш кеше катнашкан диелә. Алар "Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга – вазифасыннан китәргә!", "Башкортстан мәктәпләрендә милли мәгарифне торгызыйк!", "Федератив дәүләттә мәгариф бертөрле генә була алмый!" дигән шигарьләр күтәргән.

Штрафка тартылган пенсионер сүзләренчә, пикет вакытында төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре активистларга сөйләшү өчен янәсе бинага керергә тәкъдим иткән. Әмма акциядә катнашучылар моңа ризалашмаган һәм соңыннан үзләре таралышкан, ди ул.

Фәймә Газизова бу урам чарасы өчен җәза алган икенче кеше булды. Моңа кадәр шул ук пикетны оештырган өчен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Актамыр" оешмасының 67 яшьлек җитәкчесен, Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган иде. Мәхкәмә акцияне хакимият белән алдан килештерелергә тиешле киңкүләм чара дип бәяләгән.
Азатлык Радиосы Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар Элегрәк шул пикет өчен "Актамыр" оешмасы җитәкчесен өч тәүлеккә тоткарлаганнар иде.
  • 💔 9
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →