Русия Киевка зур һөҗүм ясады
Украина Кораллы көчләренең Һава көчләре мәгълүматынча, якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага 41 ракет һәм 125 дрон җибәргән. 23 ракетны бәреп төшерә алмаганнар. Төп һөҗүмнәр Киевка ясалган.
Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, бу сугыш башланганнан бирле Киевка ясалган иң зур һөҗүмнәрнең берсе. Ул бер кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең яралануы турында хәбәр итте.
Һөҗүмгә Киевның биш районы — Соломянский, Шевченко, Святошинский, Деснянский һәм Днепровский районнары эләккән. Соломянский һәм Шевченко районнарында күпкатлы торак йортлар зыян күргән. Шартлау дулкыны «Лукьяновская» метро станциясенең җир өстендәге вестибюленә дә зыян китергән.
Русия саклану министрлыгы һөҗүмнәр хәрби сәнәгать ширкәтләре һәм логистика үзәкләренә ясалды дип белдерде. Хәбәрдә дүрт хәрби ширкәт, шулай ук Киевтагы «Новая пошта» склады һәм Киев өлкәсендәге логистика үзәге телгә алына.
Post #31356
292

- 🤬 4
- 😢 2
- 😁 1