TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31354 316
Татарстан эшмәкәрләре хокукларын яклау вәкиле Фәрит Абдулганиев киләчәктә республика парламент рәисе булырга мөмкин

Бу хакта Бизнес Онлайн яза.

Фәрит Абдулганиев Биектау бер мандантлы бүлгегә өстәмә сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче намзәт буларак документларын тапшырган. Басма мәгълүматларынча, Абдулганиев сентябрьдә сайланганнан соң республика парламентын җитәкләргә мөмкин.

Быел мартта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан киткәннән соң, аны вакытлыча Марат Әхмәтов алыштырды. Бу вазифага билгеләнәчәк төрле кешеләр исемнәре фаразланды.

“Әмма республика элитасы арасындагы фаразларда Абдулганиев исеме яңгырамады — мондый адымны, мөгаен, беркем дә алдан фаразлый алмагандыр”, дип яза басма.

50 яшьлек Абдулганиев элек Универсиада авылы мэры, экология һәм икътисад министры булган иде. 2016 елда Экология министры булганда ул Азатлык Радиосы соравына да җавап бирде.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🥱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →