TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31351 702
Кичә Парижда Русия гаскәрендә хезмәт итүдән баш тартып качкан Даниил Мөхәммәтовны яклап пикет узды

Аның оештыручысы - активист Андрей Демидов. Пикетта егермедән артык кеше катнашкан, шул исәптән Бөтентатар иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев тә, башкорт активисты Рамил Ваһапов та пикетка шигар тотып чыккан.

Зәкиев "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Бахром Хамроевка теләктәшлек белдергән.

Пикетка чыгучы активистлар Франция хакимиятләренә тумышы белән Башкортстаннан булган Мөхәммәтовка сәяси сыену бирү мәсьәләсе Литвада түгел, ә Франциядә каралуын, аны Франциядә калдыруларын сорады.

▪️Даниил 2025 елның җәендә гаскәргә чакырылудан качарга теләп, "Адлер-Калининград" маршруты белән барган поездан Литвада сикереп төшкән. Соңрак Финляндия аша Франциягә китә алган һәм анда сәяси сыену сораган. Әмма Франция хакимиятләре карары нигезендә, Мөхәммәтов Литвага депортацияләнергә тиеш.

Тулырак 👉монда

@azatliqradiosi
  • 🔥 3
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →