Көн язмасы: Украинага каршы сугышның нәтиҗәсе: Русиядә ягулык кризисы тирәнәя
Татарстанда ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән штаб төзелде. Штабка ягулык салу станцияләрендә ягулык булуын контрольдә тоту, бәяләрнең нигезсез күтәрелү очракларын тикшерү, җәмәгать транспортының, ашыгыч хезмәтләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез ягулык белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Әлеге хәбәрнең җомга кич барлык диярлек "Татмедиа" басмаларында таралуы ягулык өлкәсендә вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен торуын күрсәтә.
Русиядә бензин кризисының төп сәбәбе — Украина дроннарының Русия нефть эшкәртү инфраструктурасына һөҗүмнәре. Русия Украинага каршы башлаган баскын сугышка җавап итеп дроннар белән һөҗүм итә.
Дистәләрчә процент эшкәртү куәтләренең вакытлыча сафтан чыгуы эчке базарда ягулык җитешмәүгә, бәяләр артуга һәм икътисадның төрле тармакларына басым көчәюгә китерә. Әгәр һөҗүмнәр дәвам итсә һәм яңадан төзекләндерү темпы җитәрлек булмаса, кризис нәтиҗәләре ел ахырына кадәр дә сакланырга мөмкин, ди белгечләр.
Узган ел 18 сентябрьдә Башкортстандагы "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә беренче һөҗүмнән соң Business Insider Украина иминлек хезмәтендәге (СБУ) чыганак сүзләрен китергән иде. Ул Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә даими һөҗүмнәр ярдәмендә СБУ Русиянең хәрби бюджетына нефть керемнәре агымын киметергә омтыла дип белдергән. СБУдагы әлеге чыганак сүзләренчә, Русиянең һәр нефть эшкәртү корылмасына ясалган һөҗүм "агрессорның Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлеген киметә". Ягъни һәрбер һөҗүм Русиянең хәрби мөмкинлекләренә турыдан-туры тәэсир итә, ә эчке ягулык базарында киеренкелек тудыра.
Нефть-газ аналитигы Борис Аронштейн фикеренчә дә, хәзерге кризисның төп чыганагы — Украина дроннарының Русия ягулык инфраструктурасына системлы һөҗүмнәре.
"Элек һөҗүмнәр берничә корылмага гына кагыла иде. Хәзер исә алар дулкын-дулкын булып бара. Беренче һөҗүмнән соң төзекләндерергә өлгермәгән ширкәтләр яңадан һөҗүм астында кала. Шуңа күрә кризис системлы характер ала", ди ул.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31350
313