TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31348 595
Көн язмасы: Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш"

Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була. Бүген ул Франциядә сәяси сыену турында карар көтә.

"Минемчә, татарларның шактые милли горурлыгын югалткан. Чөнки сугышка (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред.) баралар. Әгәр дә кешеләр, Кремльнең татарларга карата мөнәсәбәтен күреп тә, аның өчен сугышырга бара икән, бу җитди уйланырга мәҗбүр итә.

Кремль безгә хәтта иң гади милли хокукларны — телне, мәдәниятне саклау мөмкинлекләрен дә чикли. Бу инде күзгә күренеп торган факт", ди ул.


Сәйфетдинов фикеренчә, Путин режимы Русия төбәкләрендә сугышка махсус рәвештә татарларны мобилизацияләде.

"Бу башкортларга да кагыла. Мисал итеп үземне китерә алам. 2022 елның октябрендә мин Русия Фәннәр академиясенең бер институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли идем. Моннан тыш Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында да фәнни хезмәткәр идем. Шуңа карамастан, миңа өйгә повестка килде.

Минемчә, Украинага каршы алып барылган сугыш — татарларның да, башкортларның да сугышы түгел, ә империалистик сугыш. Бүген Путин режимы Украинага каршы сугыш алып барган кебек, Русия хакимияте тарихта да еш кына асаба халыкларның мәнфәгатьләренә каршы сәясәт алып барды. Безгә үз халкыбызның генофондын һәм сәламәтлеген сакларга, үзебезне кол хәленә төшермәскә кирәк", ди ул.
 

Булат Сәйфетдинов хакимияткә Путин килгәч татарлар шактый зыян күрде дип саный.

Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш" Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була. Бүген ул сәяси сыену турында карар көтә. Сәйфетдинов "Татар шурасы" координаторларының…
  • 👍 10
  • 🔥 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  2. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  3. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  4. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  5. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  6. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →