Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кичә кич Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Берсе балалар белән паркта йөргән хатын-кыз. Бу хакта шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.
🔸Россельхознадзор Төркиянең биш ширкәтенә Русиягә төшле җиләк-җимеш - чия, шәфталу, өрек һәм башка җимешләрне кертүне тыйды. Моңа кадәр берничә сәгать алдан Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Украинага диңгездә иминлек гарантияләре бирергә вәгъдә иткән иде.
🔸Соңгы биш елда Татарстанда юл фаҗигасендә 69 бала һәлак булган. ЮХИДИ хәбәр итүенчә, быел юл һәлакәтендә барлыгы алты кеше үлгән.
🔸Ягулык белән туган кризис сәбәпле Русиядә ягулык салу станцияләрен сата башлаганнар. Соңгы айда мондый 150дән артык игълан чыккан.
🔸Бүген кабат Казан һава аланы ябылып торды, гәрчә республикада дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителмәсә дә.
@azatliqradiosi
Post #31347
310
- 👍 3