Безнең гаиләдә сугыш турында хатирәләр юк диярлек. Балачакта әнидән сорашканда бабасының сугышта һәлак булганлыгын гына әйтә иде. Узган елны мин бабамның әтисе, Ленинград ягында ятып калган Сәлимҗан Сәүбән улы белән беренче тапкыр "очраштым".
Сәүбәнов Сәлимҗан Сәүбән улы 1909 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең Яңа Әлем авылында туган. Хатыны Маһикамал белән 2 балалары туа: Дәнифҗан һәм Фәнүс. Фәнүс - минем бабам була.
Ул сугышка 1941 елның августында ук алынган дигән мәгълүмат та бар, архивта 1942 елда гына киткән дип тә язылган документлар табылды.
Шактый озын хәрби юл үткәннән соң (берничә полкны алыштыра), ул Ленинград ягына барып эләгә. 1942 елның 17 мартыннан 107 солдат 55 армия составына кергән 325 аерым инженер армия батальонына җибәрелә. Бу батальонында Татар АССРдан бик күп кеше хезмәт иткән. Батальон Ленинград өлкәсенең Колпино шәһәрендә урнашкан.
1942 елның февраль-апрелендә Ленинград камалышын өзү максатыннан совет армиясе Любян операциясен башкарып карый, әмма ул коточкыч кан кою белән генә тәмамлана. 55 армия бу операциядә катнашмый. Ләкин фронт сызыгына терәлеп торган Колпино шәһәрендә тыныч көннәр бер дә булмый.
25 апрельдә Колпино шәһәрендә 325 нче аерым армия инженер батальонының 3 саперы һәлак була. Алар арасында Сәүбәнов Сәлимҗан Сәүбән улы да бар. Хәрби югалтулар журналыннан ачыкланганча, ул (Саубанов Салюман дип теркәлгән) Колпино шәһәренең 3 санлы кирпеч заводы территориясендә җирләнгән. Ләкин хәзер ул урында каберлек юк.
Баш вата торгач, бабайның яткан урыны табылды. 3 нче завод территориясендәге каберне (анда 25 апрельдә һәлак булган саперларның өчесе дә җирләнгән була) соңрак Колпиноның Балканнар дип атала торган хәрби зиратына күчергәннәр. Бу зиратта сугышта һәлак булган солдатларның 2784е күмелгән.
Сәлимҗан зиратта күмелгәннәр исемлегендә 2039 нчы булып теркәлгән. Урыны оҗмахта булсын!
Насыйп булса, быел Колпинога барырга, бабам рухына дога кылырга ниятлим. Моңарчы Бөек Ватан сугышы минем өчен дәреслек материалы гына иде. Хәзер исә шәхси тарихның бер өлешенә әверелде.
Post #161
428