Бакчалардан былбыл качкан,
Көзләр тигән алмагачка.
Кайгы төште безнең башка —
Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.
Кыш аклыгы гөлгә күчкән,
Алмагач та кояш эчкән.
Йөрәкләргә шатлык күчкән —
Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек
Шатлык килде, кайгы төште..,
Бәхетләр соң кем өлеше?
Бәхет булып алма пеште —
Бер алманы бишкә, әй, бүләек.
Разил ВӘЛИЕВ сүзләре
Post #1269
315
- ❤ 19
- 💔 9
- 🔥 2