Соңгы ике елда дөнья һәм ил тарихы һәм бөек шәхесләр язмышын өйрәнүдән бераз читләшеп, буш вакытымнан бәгъзе мизгелләрне нәселем һәм авылымның үткәнен эзләүгә багышладым. Мөмкин булганча архив материалларын, гаилә хатирәләрен барлыйм, үзебез өчен истәлекле урыннарны күрергә тырышам.
Шундый урыннарның берсе - Питерга караган Колпино шәһәрендәге Балкан хәрби зираты. Монда, туганнар каберлегендә, әниемнең бабасы Сәлимҗан Сәүбән улы дәфен кылынган. Аның турында язганым бар иде. Санкт-Петербургка күргәзмә эше белән килүне форсат итеп кулланып, бу каберлекне зиярәт кылырга һәм шәһитләр рухына багышлап дога кылырга насыйп итте.
Ерактагы хатирәләрдә генә яшәгән бабамны шул рәвештә искә алдык. Кичә әтинең вафатына да 20 ел тулган көн иде. Балкан зиратында барча мәрхүм-мәрхүмәләрем турында уйланып байтак басып тордым.
Рухларына фатиха.
Post #1271
67





- ❤ 9