Дөньяда барысы да элеккечә: кемдер алдый һәм кемдер алдана; «ирләр хатыннарын, хатыннар балаларын, күршеләр күршеләрен үтерә»; шул ук вакытта яшәү дәвам итә, чөнки фәләнчә миллиард җан арасында иң ләззәтле һәм бәхетле мизгелләрен кичерүчеләр дә, көндәлек һәм глобаль гаделсезлектән, әхлаксызлыктан, сугыш һәм ачлыктан, саулык җитмәүдән даим газапта булучылар да җитәрлек. Әлхасыйле, планетада михнәт һәм миннәт агышы һичкайчан туктамый шул.
Соңгы айларда тормышымда мәшәкатьләр һәм хәрәкәтләр артты, музей киңлегендә өстәмә бурычларым пәйда булды. Күңелдә тамчы гына канәгатьлек хисе туу белән шунда ук үтә дә яман канәгатьсезлек һәм нәрсәнедер үзгәртү теләге дә хасил була тора. Монысы инде яхшы фал, хәрәкәтләнүдән туктасаң — бетәсең.
Йортыбыз — музеебыз быел Островский урамы тарихын барларга тотынды. «Күрше.Мирас» проектына кушылдык та, җәйге чараларыбызны оештыруга керештек. Бу урам шулкадәр якын урынга әйләнде ки, хәзер инде һәр йорты, һәр баганасы туган-үскән җирем төсле кадерле. Югалган биналары да, ябылган, читкә күчкән оешмалары да мөһим. Урамның үткәне һәм бүгенгесе турында аудиогид һәм күргәзмә әзерлибез, җәяүле экскурсияләр дә үткәрәчәкбез. Сез дә, әгәр Островский урамы турында хатирәләрегез булса, уртаклашыгыз, яме. Һәр мәгълүмат кыйммәтле.
Берничә ай элек Зөләйха Камалова Йортыбыз командасына кушылу белән хәрәкәт артканын сизгәнсездер. Хәзер татарча сөйләшү клубыннан тыш, инглизчә һәм төрекчә аралашу клублары да эшли. Концертлар, квартирниклар да күбәйде. Азат Вәли белән бер тандем булып эшләгәндә сыйфатлы чаралар әле күп булыр. Сез дә тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне җиткерегез, Йортыбыз уртак булуын дәвам итсен.
Язасы мәкалә һәм китаплар күп; өйрәнәсе, эзләп табасы һәм уртаклашасы мәүзугълар җитәрлек. Файдалы хезмәт кылырга язсын. Бикә Рәхимова шигырендәгечә:
«Туган ягым, мин дә сиңа
Шатлык китерсәм иде.
Сиңа булган бурычымны
Түләп бетерсәм иде».