TGViewer
йӨземинка йӨземинка @yozeminka · 1.28K subscribers
Post #395 1.08K
Печән базарында да кемне генә очратмыйсың, кем белән генә танышмыйсың.. Сүз гадәттә киемнәрдә язылган шигырьләрне күргәч ялганып китә. Бу апа белән дә Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы" шигыре, шагыйрьнең җәфа чиккәннәре турында сөйләшеп киттек. Шунда танышым Туфанның "Әйткән идең" җырын сузып җибәрде:

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:
Ул һәр яктан синең шикелле.
«Нишләргә соң?» — дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына…
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Килер идемени башыма.

Гөлшат апа Сункишева - балалар язучысы Абдулла Алишның якын туганы. Язучының әнисе, соңгы көннәренә кадәр улын көтүе, кыңгырау шалтыраганда авырткан аякларын сөйрәп, "Абдуллам кайткандыр" дип ишек ачарга ашыгуын, Алишның өч китабының лагерьларда каядыр күмелеп, илгә кайтып җитә алмавын сөйләде💔

Гөлшат апа күп еллар хорда җырлаган, 87 яшьтә булса да, тавышы көр, матур, сөбаналлаһ❤️
  • ❤ 8
  • 🔥 2
  • 🎉 2
  • 💔 2
More from @yozeminka
  1. Oct 5, 2026Йөземинкаларны Печән базарының шоурумыннан алырга була💗 ЦУМ 230 пав 10.00-21.00
  2. Sep 28, 2026Йөземинка=изюминка Акыл иясе - самый умный, умник Хөррият - независимость Хәтәр- дерзкий,…
  3. Sep 4, 2026Ел буе көткән бәйрәм - Печән базары үтеп тә китте. Килгән һәрберегезгә рәхмәт, җылы сүзләр…
  4. Aug 29, 2026Бүгеге көн турында кыскача) Видеода Гөлшат апа Сункишева, Абдулла Алишның якын туганы💚 Бү…
  5. Aug 28, 2026ПЕЧӘН БАЗАРЫның тулы программасы әзер! 💭 📅 29-30 август 12:00-21:00 📍 Кабан күле яр буе…
  6. Aug 28, 2026Программа искиткеч кызыклы, әле күрмәгән булсагыз, менә, җибәрәбез💚
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →